Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Зирәклектә сынашыйк

Кечкенә укучыларыбызга узган айда 10 табышмак тәкъдим иткән идек. ВКонтакте челтәренең «Туган як» газетасы төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) һәм электрон адресыбызга 15 кеше җавап язып җибәргән.

Дөрес җаваплар түбәндәгечә: «А» хәрефе, белем, китап, язу, каләм, глобус, тыныш билгеләре, килешләр, акбур, сүзлек. Җиңүче – Ләйсән Заһидуллина, 15 яшь. Котлыйбыз!
Ә без сезгә тагын 10 табышмак тәкъдим итәбез. Алар барысы да бер ел фасылына карый. Җавапларны ВКонтакте челтәренең «Туган як» газетасы төркеменә (https://vk.com/tugan_nk) яки электрон адреска (tuganyk@yandex.ru) җибәрүегез сорала. Барлык табышмакларга дөрес итеп беренче җавап бирүченең исеме «Балалар почмагы» сәхифәсенең гыйнвар ае чыгарылышында күрсәтеләчәк.
1.Үкерә дә, котыра, 
                   Бөтен җирне тутыра.
2. Утта янмый, суда батмый. 
3. Мең шырпыга бер лампа.
4. Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
5. Җир өстендә ак мамык.
6.  Урманнан чыгар, үзе чабар. 
7. Җәй дә егет, кыш та егет, 
              Картайганы юк, гел егет. 
8. Аягы юк, кулы юк, 
             Тәрәзәгә гөл ясый. 
9. Менә ята җәүһәр таш, 
              Алыйм дисәң, юк була. 
10. Җәен урманга патша, 
               Кышын кардан да аста.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев