Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Зәңгәр чыршылар, нәфис миләүшәләр

Иң беренче итеп, егерме яшемдә бала башлыгы бәйләдем. Ул заманда җепләр юк иде, иске киемне сүтеп, балаларга пәлтәгә кадәр бәйләп кидердем. Хәзер дә тик тормыйм, ыргак ярдәмендә унбер шәл генә бәйләгәнмендер. Былтыр "Милосердие"дә ял иттек ирем белән. Анда хезмәт терапиясе бүлмәсе бар иде. Кул эшләренә өйрәтүче Галия исемле хатыннан зәңгәр...

Иң беренче итеп, егерме яшемдә бала башлыгы бәйләдем. Ул заманда җепләр юк иде, иске киемне сүтеп, балаларга пәлтәгә кадәр бәйләп кидердем. Хәзер дә тик тормыйм, ыргак ярдәмендә унбер шәл генә бәйләгәнмендер.

Былтыр "Милосердие"дә ял иттек ирем белән. Анда хезмәт терапиясе бүлмәсе бар иде. Кул эшләренә өйрәтүче Галия исемле хатыннан зәңгәр чыршы, гөмбәләр ясарга өйрәндем. "Милосердие"дә күргән акча агачын да өйдә үзем ясадым. Идәндәге вазага куела торган чәчәкләрнең ничек ясалганын кибеттә күреп чыктым. Безнең артта әрәмәлек бар. Шуннан тал чыбыгы алып кайттык та, каерысын алып, бер торбага урап, җәйге челләдә киптердек. Һәм чәчәкләр тезеп чыктык. Ә бу җиләк агачларын газетадан ясадым. Башта он белән судан клеестр әзерләдем, шуннан соң, газетаны булдыра алганча бөтереп йомарлап кәүсәсен ясадым. Соңыннан, "Титан" келәе белән, җимеш фигуралары ябыштырдым. Агач кәүсәсен һ.б. буяу өчен, "Нефтехим"да рәссам-бизәүче булып эшләүче бертуган энем Геннадий Уткин буяу алып кайтып бирде. Кухняга җиләк-җимеш натюрморты ясап куйдым. Кечкенә тупка яшел чәнечкеләр ябыштыргач, кактус гөле килеп чыкты.

Нечкә тимерчыбыкны бөгеп, миләүшә (фиалка) чәчәкләре ясагач, чын гөлдән аермаслык булды. Оныгыбыз Павлик йөри торган Трудовой балалар бакчасына чыршылар, гөмбәләр ясап алып бардым. Үзем химзаводтан "вредность" буенча 45 яшьтән пенсиягә чыктым. Хәзерге вакытта Олы Атыда яшибез. ГАТПда эшләгән ирем Александр 2003 елда ук авылга күчеп кайткан иде. Эшләгәнлектән, үзем бер дүрт елга соңрак кузгалдым. Йортыбызны үз кулыбыз белән, үз күңел җылыбызны биреп ясаган шушындый әйбер белән бизәргә яратам.

Анастасия ШАКИРОВА,

Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев