Туган як

Зәңгәр чәчәк бизәкле

Ун яшемдә кара сатинга чәчәкләр ясап, чиктем. Унбер яшьтән балалар санаториендә урын өстендә килеш (кузгалырга ярамый), кечкенә ыргак белән эскәтер бәйли идем. Яушныкы Асия Вәлиева да минем белән ятты. Ул, өйләренең биш тәрәзәсенә, түшәмнән идәнгә кадәр төшеп торырлык челтәр бәйләп җибәрде анасына. Итәген челтәрләп бәйләп һәм чигеп, миңа - яңа...

Ун яшемдә кара сатинга чәчәкләр ясап, чиктем. Унбер яшьтән балалар санаториендә урын өстендә килеш (кузгалырга ярамый), кечкенә ыргак белән эскәтер бәйли идем. Яушныкы Асия Вәлиева да минем белән ятты. Ул, өйләренең биш тәрәзәсенә, түшәмнән идәнгә кадәр төшеп торырлык челтәр бәйләп җибәрде анасына.

Итәген челтәрләп бәйләп һәм чигеп, миңа - яңа туган сабыена, эчке күлмәк теккән. Ак җирлеккә әткәй яфраклары белән җиләкләр ясап биргән тукымадан әнкәй теккән күлмәгем дә саклана. Әткәйнең искергән пирчәткәсенән миңа пинетка теккән булган. Кызым Фәридә бәләкәй чакта сарык йонын эрләп, барыбызга да кофта бәйләдем. Кызым тегә дә, бәйли дә белә.

Кул эшенә осталык нәселдән киләдер. Әбиемнең ун яшендә чакта чиккән ковригы бар иде - уртасына чәчәкләр куеп, "болгарский крестик" белән. Мулла булып торучы атасы үзләренә яллаган марҗадан шәл бәйләргә, саламнан эшләпә ясарага, тал чыбыгыннан кәрҗин үрергә һ.б. өйрәнгән булган Ситдыйка әбием.

Зәңгәр чәчәкле бизәкләр белән, барысын бертөсле итеп чиккән мендәр тышларым, ишек чаршауларым, өстәл япмаларын кадерле ядкарь итеп саклыйм. Хәзер квартирны заманча бизибез шул, күңел бизәге булган чигүле әйбер сандыкларда, шкафларда саклана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: