Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Яңа дуслар таптык

Газетада иң истә калган Яңа ел турында конкурс игълан ителгәч, мин дә язарга булдым әле. Чөнки иң кызык бәйрәм узган ел бездә булды.

Иремнең дусты, авылдашы моннан берничә ел элек Себердән күрше Чаллыга күчеп кайтты. Акчаны шактый җыйган ахры, шәп кенә квартир, дача сатып алды. Дачасы, сөйләве буенча, шәһәргә якын икән. Ике катлы йорт, авыл өйләреннән дә зуррак икән. Ел әйләнәсендә электр бар, юлны гел чистартып торалар, Яңа елны шунда каршы алабыз дип, безне кунакка чакырды. «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит» дигәндәй, ризалаштык.
Алдан барып, күз көеге булып утырмыйк дип, 31 көнне кичке сигезләрдә генә Түбән Камадан чыгып киттек. Ике шәһәр арасы ярты сәгатьлек юл, тагын бакчаны эзләп табарга бераз вакыт булса шул җитә.
Дустыбыз, бакчасына ничек барырга икәнен бик җентекләп аңлатты. Иремә язып куй дисәм дә, болай да истә кала дип, киреләнеп сүземне тыңламады. Шуның белән бар эшне бозды. Бакчаны эзли башлауга, адаштык. Ичмасам, бакчачылыкның исемен дә язып алмаган. Дусты дөрес әйткән, бу үзе бер зур авыл кебек массив икән.
Тик урам исемнәре юк бит, ничек эзләп табарга?.. Анда-санда бакчаларда утлар күренә дә, ничек алардан кереп сорыйсың инде, барыбер белмәсләр...
«Навигатор»дан да ничек дип сорарга белми, тик әйләнеп йөрибез шулай, бакчалар арасында. Тирә-якта ниндидер бер шомлылык, бераз шүрләтә дә. Җитмәсә, икебезнең дә телефоныбызның зарядкасы бетте. Үч иткәндәй, ашыгу белән онытып, зарядник та алмыйча чыгып киткәнбез.
Шулай әйләнгәләп йөри торгач, сәгать унберне җиткердек, дустыбыз әйткән текә йортны таба алмадык. Ирем: «Без хәзер болай йөрсәк, Яңа елны урамда каршы алачакбыз. Булмый болай, кайда ут күрәм, тотам да шуларда тукталам» – дип җан әсәре сизелердәй бакча йортын караштыра башлады. Эзләгән таба бит ул, бер тыкрыктан чыгуга, музыка тавышы ишетеп, килеп туктадык.
Бер төркем яшь-җилкенчәк бәйрәм төненә дип, дача «снимать иткән» икән. Безне дә бер авырсынмыйча, ачык йөз белән үзләренә чакырдылар, телефоныбызга зарядник та таптылар. Бер пар Түбән Камадан булып чыкты.
Аларның шашлыклары янына үзебезнең фирменный каклаган казны өстәлгә куеп, иске елны озатып, Яңа елны яңа танышлар белән каршы алдык. Баштарак бераз куркытса да (нинди кешеләргә юлыгасың бит әле!) уртак тел тиз таптык. Бик күңелле булды тагын үзе: мунча да кердек, балачакны искә төшереп, урам буйлап чанада тартышып йөрдек. «Болар нинди карт җүләрләр», – дип карап торучы юк.
Ә иртән дустыбыз безне үзе килеп алды. Аның дачасы юл кырында ук диярлек калган. Без ашыгыбрак эчкәрәк кереп киткәнбез булып чыкты. Бакчасы чынлап та хәтәр булып, анда тагын бер көн кунак булдык, икенче көнне генә Түбән Камага кайттык.

Люция Усманова

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев