Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Ут агачы ярдәм итсен

РЕДАКЦИЯДӘН, «Күңелем бизәге» конкурсын тәмамлау вакыты җитсә дә, катнашырга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, тагын бер-ике ай дәвам итәргә булдык. Конкурска җибәрелгән материалларыгыз газетада чыгып беткәннән соң, йомгак ясалачак. Катнашырга теләсәгез, үзегез теккән, чиккән, бәйләгән, үргән, ясаган кул эшләрегезне «Туган як» редакциясенә алып киләсез. Шулар белән бергә фотога төшәсез. Сезнең...

РЕДАКЦИЯДӘН, «Күңелем бизәге» конкурсын тәмамлау вакыты җитсә дә, катнашырга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, тагын бер-ике ай дәвам итәргә булдык. Конкурска җибәрелгән материалларыгыз газетада чыгып беткәннән соң, йомгак ясалачак. Катнашырга теләсәгез, үзегез теккән, чиккән, бәйләгән, үргән, ясаган кул эшләрегезне «Туган як» редакциясенә алып киләсез. Шулар белән бергә фотога төшәсез. Сезнең фото (исем-фамилиягезне, кайда эшләвегезне яки укуыгызны һ.б. күрсәтеп) газетада урнаштырылачак.

Миңа тугыз яшь. Мәктәптә "5"ле билгесенә генә укыйм. Мәктәп ярышларында, олимпиадаларда катнашам. Мәктәптә концертлар алып барам, шигырь сөйләргә, жырларга, биергә яратам, гомумән, мин сәхнәгә гашыйк.
Әтием «Таиф-НК» заводында эшли, әнием - отставкадагы полиция подполковнигы. Алар минем уңышларымны күреп шатланалар, киңәшләрен бирәләр, ә мин үзлегемнән эшләргә яратам.
Балалар бакчасына йөргәндә үк рәсем ясарга ярата идем, тәрбиячеләрем Анна Николаевна һәм Нина Николаевна житәкчелегендә рәсем конкурсларында катнашып, призлы урыннар алдым. Дәү әнием әйтүенчә, рәсем ясау сәләте миңа Һади бабаемнан күчкән. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан. Җиңү яулагач, үз туган ягы Алексеевский районына кайткан. Үз авылы мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшләгән. Шулай ук, мәрмәр ташларга бик матур итеп рәсемнәр ясаган, язган.
Туган шәһәрем Түбән Каманың тарихын өйрәнәм. Шәһәребез турындагы фәнни хезмәтем белән, 27 февральдә безнең шәһәрдә үткәрелгән республика күләмендәге конкурста беренчелекне яуладым. Бу хезмәт өстендә җитәкчем- беренче укытучым Сания Әдъгамовна Галиуллина белән бик күп эшләдек. Кирәк мәгълүматны Кол Гали исемендәге китапханәдән, музейдан, интернет челтәреннән алып эшкәрттем.
Шулай ук, татар теле укытучым Гүзәл Әсхәтевна мине шигырь язу серләренә өйрәтте. Берничә шигырем «Туган як» газетасында басылып чыкты. Татар телен бик яратам. Өйдә әти-әнием белән чиста татар телендә сөйләшергә тырышам.
Буш вакытларым юк дияргә була. 5нче музыка мәктәбендә вокал бүлегендә өстәмә белем алам, каратэ белән шөгыльләнәм. Кул эшләренә дә вакыт калдырырга тырышам, Бызов урамындагы 9нчы йортта урнашкан яшүсмерләр клубына йөрим. Анда мине клуб житәкчесе Рамилә Хәбировна бисердан - агач, чәчәк, хайван сыннары, картиналар ясарга өйрәтте. Ә өйдә, үзлегемнән кәгазьдән оригами белән шөгыльләнәм, төрле вазалар, аккошлар, чәчәкләр ясыйм. Шулай ук квилинг та мине бик кызыксындыра, квилинг кәгазьләрдән чәчәкләр ясыйм. Мине шундый эшләргә өйрәткәннәре өчен, укытучыларыма рәхмәтемне "Туган як" газетасы аша житкерим әле. Редакциядәге конкурска - бисердан ясаган берничә агач, чәчәк, кошлар, оригами Кар бабай һәм квилингтан ясаган картинамны алып килдем.
Бисердан ясалган "Ут агачы"мны күргәзмә-сату өчен редакциядә калдырдым. Ул агачны акча кызганмый сатып алсыннар, авыру Камилә дә безнең кебек йөгереп йөрсен, дип ясадым.
Ильяс ГЫЙНИЯТУЛИН,
7нче мәктәпнең 3а классы укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев