Туган як

Тукайга багышлап

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» исемле муниципаль сәнгатьле уку конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурс 12 марттан 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең беренче туры балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәреләчәк. Икенче этап яшь үзенче-лекләре буенча...

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» исемле муниципаль сәнгатьле уку конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурс 12 марттан 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең беренче туры балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәреләчәк. Икенче этап яшь үзенче-лекләре буенча 5 номинациягә бүленә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, 5нче сыйныфтан алып 8 сыйныфка кадәр, 9 сыйныфтан 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтән олылар.
Икенче этапның үткәрелү вакыты һәм урыны:
19 мартта 9.00 сәг. - I номинация - «Апуш» үзәк балалар китапханәсе (Тукай ур., 31нче йорт);
20 мартта 9.00 сәг. - II номинация - «Апуш» үзәк балалар китапханәсе (Тукай ур.,31нче йорт);
21 мартта 9.00 сәг. - III номинация - «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге (Мәктәп бульвары ур, 7/2нче йорт);
22 мартта 9.00 сәг. - IV номинация - «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге (Мәктәп бульвары ур., 7/2нче йорт);
23 мартта 9.00 сәг. - V номинация - Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә (Тукай ур., 31нче йорт).
Өченче этап - җиңүчеләрне билгеләү. Ул 26 мартта 10.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узачак. Жиңүчеләр 26 апрельдә Габдулла Тукай һәйкәле янында узачак шигърият бәйрәмендә бүләкләнәчәк.
Гаризаларны Үзәк китапханәнең идарә органына алып килергә яки Nk.MO@tatar.ru электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин. Бәйгенең икенче этабына чыккан конкурсантлардан 100 сум түләү сорала.
Белешмәләр өчен телефон: 39-94-83.
Ләйсән ПЕТРОВА,
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә методисты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: