Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбәнкамалыларны Яңа елга багышланган бәйгедә катнашырга чакыралар

Түбән Камада Яңа елга шәһәрне бизәү буенча муниципаль бәйге уза.

Иң актив түбәнкамалылар, шулай ук оешмалар, предприятиеләр, сәүдә объектлары төрле номинацияләрдә билгеләнәчәк. 

Гаризаны фотоматериал кушымтасы белән түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: ng2024art-nk@yandex. ru. Нәтиҗәләр гыйнвар аенда ясалачак. 

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 

  • «Яңа ел балкышы» — бина фасадларын, агачларны, коймаларны комплекслы бизәү; 
  • «Кышкы йорт» — йорт яны территориясен бизәү; 
  • «Тылсым ясыйбыз» — учреждение һәм оешма биналарының тәрәзәләрен шарлар, яктылык гирляндалары белән бизәү;
  • «Әйдәгез могҗизага ышаныйк» — дәүләт, муниципаль предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең фойесын бизәү;
  • «Яңа ел — яңа шатлыклар» — сәүдә залларын бизәү; 
  • «Бәйрәм безгә килә» — подъездны бәйрәмчә бизәү; 
  • «Минем тылсымлы кышкы шәһәрем» — фотоконкурс (Яңа елның якты мизгелләрен һәм кыш-кы шәһәрнең матурлыгын чагылдырган оригиналь фотосурәтләр); 
  • «Могҗиза көткәндә» — учреждениеләрдә, урамда яки йортларда Яңа ел чыршысының бизәлеше;
  • «Әкиятләр дә әйләнбәйлән уйный» — балалар һәм ата-аналар бергәләп Яңа ел чыршысын бизи.

Бәйгедә җиңүчеләр һәр номинациядә дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнә.

(Мәгълүмат Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан алынды).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев