Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбәнкамалылар татарча элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча бәйгедә катнашып бүләк ота ала

Конкурста 1 ноябрьгә кадәр катнашырга мөмкин.

Түбән Камада татар телендәге исемнәрдә һәм язулардагы хаталарны ачыклауга юнәлдерелгән конкурс уза.

Шәһәрлеләр «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә ала. Иң актив катнашучылар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурста 1 ноябрьгә кадәр катнашырга мөмкин.

Катнашу өчен, татар телендә язуларда, мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнаштырылган торак йортларның аншлагларында хаталы язылган элмә тактаны тулысынча төшерергә (ул нинди оешманыкы икәнен күрерлек булсын), төгәл адресын язып җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста өч кеше җиңде. «Халык контроле» системасы аша барлыгы 6663 заявка кабул ителгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев