Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбән Каманың өч ишегалды Татарстанның иң яхшы кышкы ишегалды өчен тавыш бирүгә эләкте

Тавыш бирү 26 гыйнварга кадәр бара.

Татарстанда «Ә безнең ишегалдында...» бәйгесе уза. Ул республиканың Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган иде.

Анда катнашу өчен Татарстан халкы бизәлгән кышкы ишегалларының фото-видеосын җибәрде. Алардан исемлек төзелгән, анда һәр ишегалдының үз номеры бар. Конкурста барлыгы 40 ишегалды катнаша.

Тавыш бирү һәм катнашучыларның барлык эшләренең тулы тасвирламасы «Татар-информ» сайтында бастырылды, ул 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ун финалист арасында тавыш бирү 27-29 гыйнварда «Татар-информ» сайтында һәм Telegram-каналында оештырылачак. Җиңүче исеме исә нибары өч ишегалдына гына биреләчәк, аларны акчалата бүләкләр көтә.

Сүз уңаеннан, конкурста Түбән Кама районыннан нәкъ шул санда ишегалды катнашты.

Шулай итеп, 9 нчы номер белән Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды билгеләнгән. Анда шәһәр халкы үз көчләре белән гирляндалар, чыршы уенчыклары һәм боз тавы белән кечкенә чыршы шәһәрчеге оештырган.

Олы Афанас авылында яшәүче Илһам Бадамшинның ишегалды тавыш бирү өчен исемлектә 26нчы булды. Ир-ат кардан төрле сыннар ясый һәм гадәттә аларны яңа ел символына багышлый, әмма быел Кыш Бабай, төньяк боланы һәм аждаһадан тыш, ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә багышлап, солдат фигурасын да ясаган. 

36 нчы сан астында Химиклар проспектындагы 64 нче йорт ишегалды урнашкан. Җирле халык быел үз ишегалдында чыршыны иң беренчеләрдән булып бизәгән. Бу ишегалдында яшәүчеләр биредә 1995 елдан үсүче чыршыны инде дүрт ел дәвамында бизи, һәм бу чарада барысы да катнаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев