Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Игътибар: конкурс!

Түбән Камада «Геройларга хәтер тугры» иҗади бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Катнашу өчен гаризалар 20 ноябрьгә кадәр ng-art-nk@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Түбән Камада махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучыларны, аларның якыннарын һәм үзиреклеләрне берләштерергә тиешле «Геройларга хәтер тугры» дигән исем белән узачак иҗади бәйгегә гаризалар кабул ителә. 

Катнашучылар өчен 8 номинация билгеләнгән. Шул исәптән, хореография, театр һәм вокал сәнгатендә үз сәләтеңне күрсәтү, патриотик темага видеоклип әзерләү яки МХО вакыйгаларына багышланган авторлык шигырен уку да каралган. 

Катнашу өчен гаризалар 20 ноябрьгә кадәр ng-art-nk@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Хатның темасын күрсәтү зарур. Гаризаны түбәндәге сылтама буенча тутырырга һәм конкурс нигезләмәсе белән танышырга мөмкин: https://vk.com/wall-75512463_129055 

Конкурс ике этапта узачак: 
1. Сайлап алу этабы: 25 ноябрьдә «Мирас» район мәдәният йортында (үзешчән сәнгать иҗаты төркемнәре өчен) һәм Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеенда (декоратив-гамәли иҗат төркемнәре өчен).
2. Гала-концерт һәм күргәзмә: 16 декабрьдә Халык иҗаты йорты сәхнәсендә. 

Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар, ә һәр номинациядә I, II, III дәрәҗә лауреатлары дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев