Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбән Камада «ЭКОяз-2023» конкурсының муниципаль этабы башланды

Җиңүчеләрне һәм призерларны биш номинациядә билгеләячәкләр.

«Эковесна-2023» традицион конкурсының муниципаль этабы старт алды. 13-31 майда республика этабы узачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны биш номинациядә билгеләячәкләр: «Иң яхшы балалар бакчасы»; «Иң яхшы мәктәп»; «Иң яхшы гаилә»; «Иң яхшы предприятие»; «Иң яхшы ЭКОишегалды».

Конкурс кысаларында мөмкин булган чаралар: территорияне җыештыру, макулатура җыю, флешмоб, агачлар утырту, сыерчык оялары ясау, кечкенә архитектура формалары булдыру, шигырьләр һәм җырлар язу, экодәресләр үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм башка экологик акцияләр.

Катнашучыларның яше, ә оешмаларның милек формасы мөһим түгел. 

Конкурска гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мәктәп бульвары урамы, 2а йорт, КФҮ бинасы, 2 нче кат, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге. Телефон: 8 (8555) 42-43-96. e-mail: Eko.Nk@tatar.ru.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев