Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбән Кама укучылары әдәби конкурста катнаша ала

Катнашу өчен гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә.

Яшь түбәнкамалылар Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай Әдәби музее тарафыннан игълан ителгән «Ядкярләрдә Тукай рухы» Бөтенроссия әдәби конкурсында катнаша ала.

Конкурс укучыларның төрле жанрларны өйрәнүгә һәм үстерүгә, Татарстан Республикасында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади һәм музей мирасын популярлаштыруга, балаларда уку һәм ял итү культурасын тәрбияләүгә юнәлдерелгән, дип яза Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

Конкурста шагыйрьнең Казандагы әдәби музей экспозициясеннән мемориаль предметлары турында яңа әсәрләр (шигырь, поэма яки хикәя) тапшырган 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә.

Конкурс татар һәм рус телләрендә «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә үткәрелә. Язучының бәяләп бетергесез экспонатлары әсәр геройлары яки әдәби тикшеренү объекты буларак тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурс эшләрен бәяләгәндә Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре турында дөрес мәгълүматлар куллану, теманы ачуның оригинальлеге, эшнең үзенчәлеге, эшне башкаруның мөстәкыйльлеге исәпкә алына, диелә хәбәрдә.

Конкурста җиңүчеләрне хөрмәтләү 26 апрельдә Габдулла Тукайның Әдәби музеенда узачак.

Гариза бирү өчен ссылка: https://lomonosov-msu.ru/rus/event/7961/

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев