Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Түбән Кама территораль иҗтимагый үзидарә советлары республика бәйгесендә катнаша алачак

Бәйге кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарә советларының 2023 елдагы эше бәяләнәчәк.

Түбән Кама территораль иҗтимагый үзидарә советлары «Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесендә катнаша алачак. 

Әлеге конкурсның башлануы турында «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе игълан итте. Бәйге кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарә советларының 2023 елдагы эше бәяләнәчәк. Җиңүчеләр территорияне үстерүгә юнәлдерелә торган грант алачак. 

Бәйге муниципаль һәм республика этапларында үткәрелә. Беренче этапка гаризалар кабул итү вакыты: 15-26 гыйнвар. 

Оешмаларны төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча бәяләячәкләр: халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физкультура һәм спорт өлкәсендә чаралар үткәрү, мәдәни-массакүләм эш, гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм итү, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, ММЧда үз эшчәнлеген яктырту, җәмәгать хокук тәртибен саклауда катнашу һәм башкалар. 

Муниципаль этапта катнашу өчен ТИҮС рәисләре түбәндәге электрон почта адресы буенча гариза бирә ала: stos.nk@mail.ru. 

Икенче этап бәйге комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Гаризаларны кабул итү вакыты: 5 февральдән 16 февральгә кадәр. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе адресына электрон формада бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасын кулланып, гариза бирергә мөмкин. Электрон адрес: Ruslan.Sharifzyanov@tatar.ru.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев