Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

«Түбән Кама Нефтехим» Түбән Кама йортларын бизәячәк муралның иң яхшы эскизына ачык бәйге игълан итте

Иң яхшы өч эш авторларын акчалата бүләк көтә.

«Түбән Кама Нефтехим» Түбән Кама йортларын бизәячәк муралның иң яхшы эскизына иҗади бәйге игълан итте. Иң яхшы өч эш авторларын акчалата бүләк көтә.

Түбәнкамалылар туган шәһәренең уникаль тарихын, нефть химиячеләренең хезмәтен һәм безнең көндәлек тормышыбызда тармакның ролен, экология һәм табигать турында кайгыртуын чагылдырган эскизлар ясый ала.

Бәйгенең гомуми приз фонды — 150 мең сум. Катнашу өчен анкета тутырырга, шаблонга эскиз ясарга һәм аларны inform@nknh. sibur. ru. почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 21 августка кадәр кабул ителә. Нигезләмәдә бәйгенең шартлары белән тулырак танышырга мөмкин.

Җиңүчеләр Вконтакте рәсми социаль челтәрендә ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Тавыш бирүдә катнашучыларның иң яхшы эшләре күрсәтеләчәк.

Проект СИБУР һәм Түбән Каманың заманча сәнгать һәм стрит-арт ярдәмендә шәһәр мохитен үзгәртү, туган шәһәребезне төзекләндерү белән кызыксынган актив җирле берләшмәләрне үстерү буенча уртак инициативалар эше дәвам итә.

Химиклар урамындагы 82 нче А йорт фасадын бизәячәк «Халыкчан» рәсеме, быелгы һәм киләсе елда профессиональ рәссамнар катнашында ясалган стрит-арт объектлары сериясенең бер өлеше булачак. Традиция буенча иң яхшы вариантлар тавыш бирүгә чыгарылачак.

«Шәһәр көннән-көн уңайлырак, матуррак, яктырак була бара. Түбән Кама йортларын бизәячәк стена рәсеме шәһәр киңлеген үзгәртүнең якты дәвамы булачак. Бу трансформациядә түбәнкамалылар үзләре дә катнашачак: үз идеяләрен тәкъдим итәчәк һәм эшләрнең иң яхшыларын сайлап алачак. Шунысы куанычлы: СИБУР үз хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртып кына калмый, ә шәһәргә дә ярдәм итә», — диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев