Туган як

Сыналган язмышлар

Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.

Узган ел, замана чире таралудан куркып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы зур мастштабта үткәрелмәде. Тик әле бу сугыш афәте һәм аның җиңүчеләре турында онытылды дигән сүз түгел.
Бөек Ватан сугышында, туган илләрен саклап, ике миллион чамасы (төгәл санын кем белә икән?..) хатын-кыз катнашкан. Шуларның 50 меңнән артыгы – Татарстаннан. Бу санга әле фронтның алгы сызыгында булган зенитчылар, шәфкать туташлары, элемтәчеләр һәм башка сугышка турыдан-туры катнашы булганнар гына керә. Тылда хезмәт куючыларның, авыл хуҗалыгында булсынмы ул, әллә заводлардамы – 75 процентын хатын-кыз тәшкил иткән. Сүзләремне раслап, бер рәсми сан китереп үтәм: 1944 елда Татарстан сәнәгать предприятиеләрендә 83600 (54 процент) хатын-кыз эшли...
Җәйнең иң матур, шул ук вакытта иң кыска төннәренең берсендә, сандугачлар сайрар иртәдә халыкка «Сугыш башланган» дигән шомлы хәбәр килеп ирешә. Аякка гына басып килгән Советлар Союзы өчен бу һич көтелмәгән яңалык була. Чөнки күпләр ике ил арасында булган тынычлык турындагы килешүгә ышана. Әле кичтән генә кемнәрдер сөйгән ярлары белән бергә булырга сүз куешкан, яшь гаиләләр башка чыгарга җыенган, ә кайберләре тупырдап торган бәби алып кайтырга планлаштырган. Берничә сәгать эчендә шушы ике сүз бар планнарны, матур хыялларны җимереп ташлый. Болыннарда шаулап печән, басуларда гөрләп иген үсеп кала. Авылның типсә тимер өзәрдәй егәрле ир-атлары сугышка китә.
Алар телләре белән әйтмәсәләр дә, күңелләре белән сизәләр: күбесе гаиләсен, туган якларын соңгы тапкыр күрә, сөйгән ярларын соңгы мәртәбә кочагына ала. Моңа кадәр берәүнең гаилә җылысын саклаучы, балаларының әнисе, пар канаты булган йомшак күңелле гүзәл затлар тормыш арбасына җигелә. Булмаган ир-атны каян аласы? Аларны көтеп басуда игенне кар астында калдырыргамы? Эшче көчләр җитми дип, шәһәрләрдә заводларны туктатыргамы? Бер икеләнүләрсез, хатын-кызлар кыска сроклы курсларда укып тракторчы һөнәрен үзләштерә, тимер белән эшләргә өйрәнә. Аеруча кыюлары фронтка ашыга...
Фронтта үлем белән күзгә-күз очраша, яралана, әсирлеккә төшеп, мәсхәрәләнүләргә дучар була. Нинди генә матур сүзләр язылса да, алар кичергәнне, ниләр күргәнне берәү дә тасвирлап бирә алмас...
Ә тылда елый-елый, ярым ач килеш үзләре җигелеп җир сөрү, өйләренә газиз балалары, картаеп ярдәмгә мохтаҗ булган әниләре янына кайта алмыйча, тәүлегенә уникешәр-ундүртешәр сәгать эшләгән гүзәл затларыбыз кичерешләрен сурәтләп бирер өчен каян гына сүзләр аласы...
Өсләрендә ямау өстендә ямау булган киемнәре белән кышкы салкында окоп казучы, урман кисүче кызлар туңып өшегән кулларын елый-елый җылытырга тырышканны бүгенге буынга җиткерер өчен нинди чара табасы...
Кредитлар ала-ала, зур чыгымнар тотып купшы туйлар үткәргән, ә аннан озак та тормый аерылышкан яшьләр гомере буе назга сусап яшәгән кыз-әбиләр кичерешләрен, гомер буе сугыш кырларында башын салып калган сөйгән ярларын көтеп яшәүче тол хатыннарны аңлармы?..
Бу язмамда кайбер гүзәл затларны телгә алсам, башкаларының рухлары рәнҗеп калыр кебек. Аларның барысын да рәхмәт сүзләре белән искә алыйк. Безнең илдә кайгы күрмәгән өй, гаиләне, әтисен яки әнисен, улын я кызын, абыйсын я апасын, дустын югалтмаган кешене табу бик авыр. Җиңү безгә бик кыйбатка төште. Шуңа күрә без бу көннәр, геройларыбыз турында онытырга тиеш түгел.

Фото: pixabay.com сайтыннан сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: