Туган як

Шулай булды шул, нихәл итим?..

«Маҗаралы Яңа ел» конкурсына

Кышкы гаҗәеп матур көн иде. Бик салкынча да түгел, кояш елмая, аяк астында, юлга чакырып, яңа яуган кар шыгырдый. Ул чакта Түбән Кама белән Чаллы арасында сап-сары ЛиАЗ автобуслары йөри иде. Космос темасы бик популяр заман, бәлкем шуңадыр аларны халык телендә «Аполлон» дип атап йөрттеләр. Чаллы автобусы борын төбеннән кузгалып китте. Тик запас вариант бар – сиксәненче елларда Бигеш аэропортында авиаочышлар бик тыгыз булып, ике шәһәр ягына да автобуслар тыз-быз йөреп торалар...

Аэропорт аша автоградка, аннан трамвай белән Минзәлә борылмасына тиз барып җиттем. Ә анда... Сабантуй хәтле кеше җыелган. Һәркемнең авылга кайтасы, Яңа елны туган йортта каршылыйсы килә бит. Күп кеше автобуска билетны алдан алып куйган. Шуңа күрә 2-3 автобус шыгрым тулы килеш безнең тукталышка «сәлам бирмичә» дә китеп бардылар. Көн кичкә авышты, борылмада кеше кимеде. Бүген булмас инде дип, кире борылырга исәпләп торганда, юлда тагы берничә машина күренде. Тәрәзәләренә «Перегон» дип| язылган ГАЗ-66 автомобильләре иде.

Бер шофер ике машина алып бара: төп машинаның кузовына арттагысының алгы күчәре күтәртеп бәйләнгән. Иптәш егетем шофер янына урнашты. Ә миңа «өске этажга», ян-як тәрәзәләренә фанера кагылган икенче машинаның кабинасына кереп утырырга туры килде. Күз алдына китерегез: юл өстеннән 4 метр биеклектә руль тотып утырам, машина оча гына, борылмаларда «минем» ГАЗ-66 бик хәтәр янга авыша. Солдатлар «Шишига» дип атаган бу хәрби машина эчендә барам рульне кысып, хәтта тормозга баскалап карыйм. Тик аранга дагалау өчен күтәртеп куйган айгыр сыман, «шишига» механизмнары идарәсез. Йөз чакрым ара шулай искиткич бер мизгел булып, бик тиз узылды. Классташым Назифның әтисе әйтмешли «вәянний» мшиналар турыга, Өфе аша Урал якларына кызулап китеп бардылар. Ә без тагы борылмада, Пучы авылы читендә калдык.

Инде караңгы төшеп килә, кайдандыр җил чыгып, юл өстендә җәяүле буран уйный башлады. Безнең якта «өметсез шайтан юк» дигән әйтем таралган. Шулай булып чыкты – ярты сәгать узмады, искереп беткән брезент түбәле «бобик» машинасының арткы урындыгында алтынчы кеше булып кысылып бара идем. Тиз арада җылындым да, инде тиздән кайтып җитәм дип хыял канатларында очам...

Тик авылга 20 чакрым кала машина олы юлдан сулга борылып, икенче авыл ягына китеп барды. Яшь чак бит, сумкам да зур түгел – басу өстеннән турыга авылыма җәяү кузгалдым. Бар өметем басу буйлап сузылган каен «лесопосадка» сына иде. Алар бер генә түгел, төз урман полосалары авыл ягына чиратлап бер юнәлештә дәвам итәләр... Тик машина эчендә барганда бик сизелмәгән җәяүле буран кичкә таба нык көчәеп китте. Сәгатьтән артык тездән кар ера-ера барып, берничә посадканы артта калдыргач, шәрә басуга килеп чыктым. Күктә болытлар арасында качып йөргән ай яктысында алда бернинди дә агач күренми иде. Ни булса да шул булыр дип, кар яруны дәвам иттем һәм... бервакыт үземнең адашканымны аңладым. Ай да югалды, төн уртасында бер үзем калдым.

Ә шулай да еракта ниндидер якты нокта шәйләнә иде. Шуңа таба кар көртләре аша мең газап белән кичеп, ниндидер бер иске ферма янына килеп чыктым. Безнең авылныкына ошамаган. Эчтә, араннар арасында, сарык бәрәннәре тавышлана иде. Почмактагы каравылчы будкасыннан тун кигән бер бабай килеп чыкты. Бик тиз хәлемне аңлап, электр чәйниген кабызды да:

– И, балам, син төне буе буран белән көрәшеп йөрдеңме әллә, – дип, мин бераз җылынгач, юл-сәяхәтем турында сораша башлады. Шулай Рәфыйк бабай белән Яңа ел төнен үзара гапләшеп уздырдык.

Сумкамдагы күчтәнәчләр белән бүлештем. Әтигә дип алган бер «кызыл»ны әкренләп бушаттык, кечкенә бәтиләр «аккомпониментында» бераз җырлап та алдык бугай: Ә Түмерҗә – каткан морҗа, Уразай – корсаклары бурадай, Такталачык – каткан балчык, Авызлары тулы валчык... Таң аткач, ферма хатыннары эшкә килде. Рәфыйк бабай атына чана җигеп, мине үз авылыма илтә китте. Ерак та калмаган икән – ярты сәгать узганчы, туры юлдан туган йорт капкасына килеп туктадык. Бик үтенсәм дә, мине коткаручым чәйгә керүдән баш тартты.

– Карчык минем бик көнче шул. Эштән соң кайттың дип кертмәскә мужыт. Ә син оялма, үзең кил кунакка. Безнең авыл кызлары бик чибәр, – дип елмайды ул. Аның ак айгыры күз ачып йомганчы авыл башына очты. Менә шундый маҗаралы Яңа ел төне булды минем яшь чакта...

Фәрит Вагыйзов

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: