Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Сары яфраклар...

Ташлык авылы кызы мин. Мәктәптә безне тегү һәм чигүгә өйрәттеләр. Иң беренче эшем - лалә чәчәкле кулъяулык. 3-4нче класста чакта, укытучыбыз Алсу апа Мөхәммәтшина аны әниләргә атап чиктерде. Өйдә әнкәең дә чиккәч, нәфис бизәкләр, төрле төстәге җепләрне күреп, үзең дә сизмәстән, чигә, бәйли башлыйсың Олырак классларда укыганда кофталар да бәйли...

Ташлык авылы кызы мин. Мәктәптә безне тегү һәм чигүгә өйрәттеләр. Иң беренче эшем - лалә чәчәкле кулъяулык. 3-4нче класста чакта, укытучыбыз Алсу апа Мөхәммәтшина аны әниләргә атап чиктерде. Өйдә әнкәең дә чиккәч, нәфис бизәкләр, төрле төстәге җепләрне күреп, үзең дә сизмәстән, чигә, бәйли башлыйсың Олырак классларда укыганда кофталар да бәйли идем. Крестик белән чиккән тастымалларым да бар.
Сигез елга якын «Нефтехим» җәмәгать туклануы идарәсендә кондитер булып эшлим. Тортлар, пирожныйлар ясыйбыз. Анысы да үзгә бер сәнгать инде...
Кичләрен компьютерда утырасы килми. Чигү дә чигәм, косынкалар, шәлләр бәйлим. Берсен ахырына кадәр җиткермим, кайта-кайта эшлим. Көндәлек өй эшендә дә бит бер генә эш туйдыра. Мәк чәчәген бу яңа елга чигеп бетердем. Берәр сәгатьләп кенә утырыла. Махсус сатыла торган рәсем үрнәкләре бар, әмма алар кечкенә, шуларны өлге итеп алып, крестикларын саный-саный чигәм.
Дискотека, шау-шулы җирләрне яратмыйм. Җәй көне әнкәем Нәкыя белән урманнарга чыгып китәбез. Җиләк җыябыз, урманда йөргәч, кәеф яхшыра.
Ыргак белән бәйләгән шәлләрем - туганнарымның туган көннәренә һ.б. бер дигән бүләк. Кул эше иң кыйбатлысы, чөнки ул - бер генә данә һәм күңел җылысын саклый. Хәзерге вакытта апам Гамиләгә картина чигәм: күңелне тынычландыра торган яшел җирлектә - ак төстәге лилия чәчәкләре...
Рамилә КАШАПОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев