Туган як

Сакчыллык хуплана

Казан шәһәрендә яшәсәм дә, «Туган як» газетасындагы «Күңелем бизәге» конкурсын кызыксынып күзәтеп барам. Үзем дә кызыгып китеп, җаныма ял бирүче бәйләм әйберләр белән фотога төшеп җибәрдем. Авыру Камиләгә ярдәм җыю өчен, «Туган як»ның 25 еллык юбилеена багышлап, редакциянең кул эшләреннән сату-күргәзмә оештырачагын ишеткәч, кечкенә сандали бәйләп, Түбән Камадан килгән туганым...

Казан шәһәрендә яшәсәм дә, «Туган як» газетасындагы «Күңелем бизәге» конкурсын кызыксынып күзәтеп барам. Үзем дә кызыгып китеп, җаныма ял бирүче бәйләм әйберләр белән фотога төшеп җибәрдем. Авыру Камиләгә ярдәм җыю өчен, «Туган як»ның 25 еллык юбилеена багышлап, редакциянең кул эшләреннән сату-күргәзмә оештырачагын ишеткәч, кечкенә сандали бәйләп, Түбән Камадан килгән туганым аша биреп җибәрдем.
Балаларыма - җиде яшьлек улым Нәзиргә дә, өченче яше белән баручы Мәликәгә дә кием-салымны үзем бәйлим, әле яңарак кына тегүчеләр курсын тәмамладым һәм, Аллаһыга шөкер, балаларыма кием дә тегәм. Туганнарым да, әнием Сәрфия дә мине әти яклап әбиемә охшаталар. Бу якты дөньяда 93 ел яшәгән әбиебез Хакимә бер генә мизгел дә тик тормады - вак-төяк чүпрәкне дә манып, станокта палас сукты, корама юрганнар сырды. Динебез буенча да исраф - харам, ә сакчыллык хуплана. Тегәргә өйрәнгәч тә, үземенең сары төстәге иске футболкамнан кызыма шорты белән җиңсез кофта тегеп, бизәп куйдым. Аңа күлмәкләр, кофталар, комбинезоннар, башлыклар һ.б. үзем бәйлим. Балаларымны беркемдә дә булмаган нәфис киемнән йөртәсем килә. Аларга гына түгел, ВКонтактедан күреп, кызыгучыларга да эшләпәләр, нәфис бизәкле сандалилар һ.б. бәйләп бирәм.
Кешеләрнең сөенгәнен күргәч, җаннарым рәхәтләнеп, дөньялар яктырып киткәндәй була. Әгәр кызыксынсагыз, кул эшләремне http://vk.com/id42459224 сайтка кереп карый, теләсәгез, үзегез дә өйрәнә аласыз.
Гөлнара САБИРОВА.
Казан шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: