Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Сабыйларны да өйрәтәм

Мин үзем Нурлат ягындагы Фума авылыннан. Түбән Камадагы 62нче училищеда хатын-кыз өчен өске кием тегәргә өйрәндем һәм «шинный»ның көнкүреш йортында заказ буенча кием-салым - пәлтәләр, сарык тиресеннән дубленкалар тектек. Эшкә 42нче бакчага күчкәннән бирле тегү түгәрәге дә алып барам. Зурлар һәм уртанчылар төркемендәге 22 бала тукымадан төрле аппликация ясыйлар, зурраклары...

Мин үзем Нурлат ягындагы Фума авылыннан. Түбән Камадагы 62нче училищеда хатын-кыз өчен өске кием тегәргә өйрәндем һәм «шинный»ның көнкүреш йортында заказ буенча кием-салым - пәлтәләр, сарык тиресеннән дубленкалар тектек. Эшкә 42нче бакчага күчкәннән бирле тегү түгәрәге дә алып барам. Зурлар һәм уртанчылар төркемендәге 22 бала тукымадан төрле аппликация ясыйлар, зурраклары букчалар, керпеләр, кояш, алма рәвешендәге тоткычлар һ.б. тегәләр, өлгесен дә үзебез ясыйбыз. Шул өлгене үзләре куеп сызалар, кисәләр... Ата-аналары каршы килми.
Әле иҗат фестиваленә - ал төстәге 7 күлмәк, хәрби сафта йөрер өчен, совет солдаты һәм чуар форма-күлмәкләр (кызлар һәм малайларга) тегеп куйдым. Сәламәтлек атнасында чыныктыру өчен махсус коврик ясадым.
Ирем Минәсхәт мотоциклы утыргычын күн белән үзе тышлады. Аның тегүе матуррак та чыга әле. Диваннар тышлады. Өч балабыз бар. Кызыбыз Гөлнара - фәннәр кандидаты, дүртенче елын Г.Ибраһимов исемендәге фәннәр академиясендә белем ала. Алмаз Казан энергетика университетын тәмамлады, төпчеге Әлфис тә Казанда,
КАИда укый. Үзем дә алардан калышмыйм, быел институтның психология факультетына укырга кердем.
Зөлфия НАСРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев