Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Почтальоннар арасында конкурс игълан ителә

2019 елның I яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясен нәтиҗәлерәк итү максатында, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» элемтә бүлекләре һәм почтальоннары арасында конкурс игълан итә.

Конкурс нәтиҗәләре 2019 елның мартында билгеле булачак. Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» АҖ газета-журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Ягъни 2019 елның I яртыеллыгына тираж күләменең 2018 елның  I яртыеллыгындагы тираж күләме белән чагыштырганда артуы, шулай ук почтальон тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган йорт хуҗалыклары санына исәпләгәндә, «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылучыларның гомуми саны исәпкә алыначак.
Җиңүчеләргә бүләкләр түбәндәге биш номинациядә тапшырылачак: «Иң яхшы авыл почтальоны», «Кече шәһәрләрнең иң яхшы почтальоны», «Иң яхшы шәһәр почтальоны», «Иң яхшы элемтә бүлеге» һәм «Журналлар буенча иң яхшы тираж». Тагын шунысы да бар: бу яртыеллыктагы язылу кампаниясендә конкурс шартларына үзгәрешләр дә кертелгән. Әйтик, «Иң яхшы авыл почтальоны» номинациясендә өч почтальон (узган ел берәү генә булган) 16644 сум күләмендә (шул исәптән, 1644 сумы – НДФЛ) акчалата премияләргә ия булачак. «Иң яхшы шәһәр почтальоны» һәм «Кече шәһәрләрнең иң яхшы почтальоны» номинацияләрендә дә берәр почтальон (элеккеге кебек үк) шундый ук суммадагы премия белән бүләкләнәчәк.
Һәм тагын бер үзгәреш: «Иң яхшы элемтә бүлеге» номинациясендә 30 мең сумлык акчалата премияләр рәвешендә биш элемтә бүлеге (элек бер бүлек иде) бүләкләр алачак.
30 мең сум күләмендәге шундый ук призларга «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте журналлары буенча иң яхшы тиражлар җыйган ике элемтә бүлеге дә ия булачак.
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, бу язылу кампаниясендә актив эшләсәгез, сезгә конкурс призерлары булу мөмкинлеге дә бар. Барыгызга да нәтиҗәле эшләр телибез!

* * *

Ә  «Туган як» газетасы укучыларының тагын шуны исләренә төшерәбез: 2019 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә. Газетаны йорт адресыгызга китерү өчен язылу бәясе: тулы комплектка – 687 сум, җомга саннарына  570 сум тора. Газетага барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп (адресы: Химиклар проспекты, 64а) языла аласыз. Почтага барып язылучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) ташламалы язылу каралган – тулы комплект (сишәмбе һәм җомга саннарына) 611 сум 28 тиен, җомга саннарына  –  519 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев