Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

“Мәзәкчеләр мәҗлесе” конкурсына чакырабыз

"Туган як" газетасы редакциясе үзенең укучылары өчен тагын бер конкурс игълан итә. Бу юлы без мәзәкчеләрне ярышка чакырабыз. "Мәзәкчеләр мәҗлесе" дип исемләнгән конкурста киләсе 2016 ел өчен "Туган як" язылган теләсә кем катнаша ала. Моның өчен үзегез ишеткән-белгән, теләсә нинди темага булган кызыклы анекдотларны, халык мәзәкләрен яки тормышта булган көлкеле...

"Туган як" газетасы редакциясе үзенең укучылары өчен тагын бер конкурс игълан итә. Бу юлы без мәзәкчеләрне ярышка чакырабыз.

"Мәзәкчеләр мәҗлесе" дип исемләнгән конкурста киләсе 2016 ел өчен "Туган як" язылган теләсә кем катнаша ала. Моның өчен үзегез ишеткән-белгән, теләсә нинди темага булган кызыклы анекдотларны, халык мәзәкләрен яки тормышта булган көлкеле хәлләрне редакциягә язып җибәрүегез җитә (китереп бирергә дә ярый). Төп шарт: бу анекдот-мәзәкләрне газеталардан яки китаплардан күчереп язмагыз. Моңарчы ишетелмәгән яки аз билгеле булган кызыкларга өстенлек биреләчәк.

Бу конкурста рәссамнар да катнаша ала. Шаян рәсемнәр авторларының эшләре аерым каралачак. Аларны ак кәгазьгә, аклы-каралы яки төсле итеп тә ясарга ярый. Рәсемнәрнең зурлыгы язу кәгазе битеннән (20X29 cм) артмаска тиеш.

Уңышлы дип табылган язмалар һәм рәсемнәр "Туган як" битләрендә басылып барачак.

Конверт тышына "Мәзәкчеләр мәҗлесе" конкурсына дип тә языгыз, ә конверт эчендәге язма яки рәсем янына үзегезнең тулы исем-фамилиягезне, кайда кем булып эшләвегезне яки укуыгызны, ә пенсионер булсагыз, шулай дип күрсәтүегезне үтенәбез. Үзегезнең телефон номерын да язарга онытмагыз. Безнең почта адресы: 423570, г.Нижнекамск, ул.Ахтубинская, д. 6а. Редакция газеты "Туган як". Компьютер аша җибәрергә дә мөмкин, электрон адресыбыз: tuganyk@yandex.ru

Конкурска йомгак киләсе 2016 елның 1 апреленә, ягъни Көлке көненә ясалып,төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, аларның һәм актив катнашучыларның исемнәре "Туган як"ның 1 апрель санында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә (алар бары тик "Туган як"ка язылган кешеләргә генә биреләчәк).

Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән "Мәзәкчеләр мәҗлесе" конкурсына иҗат җимешләрегезне көтәбез!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев