Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Мәзәкчеләр мәҗлесе

Икесенә дә гадел җәза биргән Безнең механик Фәрит хатыннарын еш алыштырса да, аның балалары булмады. Бәлки шуңадыр, берсе белән дә ЗАГСта язылышып тормады. Шулай ул бервакыт чираттагы хатыны белән санаторийга китә. ЗАГС кәгазьләре булмагач, Фәритне - ирләр бүлмәсенә, ә хатынын үз затташлары торган бүлмәгә кертәләр. Берничә көн берсен-берсе ашхәнәдә, давалану...

Икесенә дә гадел җәза биргән
Безнең механик Фәрит хатыннарын еш алыштырса да, аның балалары булмады. Бәлки шуңадыр, берсе белән дә ЗАГСта язылышып тормады.
Шулай ул бервакыт чираттагы хатыны белән санаторийга китә. ЗАГС кәгазьләре булмагач, Фәритне - ирләр бүлмәсенә, ә хатынын үз затташлары торган бүлмәгә кертәләр. Берничә көн берсен-берсе ашхәнәдә, давалану урыннарында гына күреп йөриләр дә, аптырагач, Фәрит хатынын санаторий янындагы урманга «каеннар санарга» чакыра. Баралар.
Фәрит хатынын кочагына алуга, котларын алып, ачы сыбызгы тавышы ишетелә. Сыбызгы тавышына ияреп, каршыларында милиция сержанты гәүдәсе калка: «Гражданин, җәмәгать урынында секс белән шөгыльләнергә ниятләвегез өчен, сезгә - 100 сум, ә гражданкага - 500 сум штраф», ди бу аларның кемнәр икәнен дә сорап тормыйча. «Ни өчен миннән - 100 сум, ә дамадан 500 сум ук, - ди гаҗәпкә калган Фәрит киемен тәртипкә китерә-китерә һәм акчасын чыгарып суза. - Бу бит гаделсезлек!»
Урманда «тәртип бозарга» җыенган ир-ат белән хатынның әле берсенә, әле икенчесенә күз салгач, тәртип сакчысы: «Барысы да гадел һәм инструкция кушканча! Мин сезне бу шөгыль белән әле беренче генә күрәм, ә дамагызны - өченче мәртәбә», - ди дә, чырылдап кычкырган хатын-кыз тавышына игътибар итмичә, китеп бара.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.
 
Чуртан балык
Хәзерге балалар беренче класска укый-яза белеп барырга тиеш. Балалар бакчасында - тәрбиячеләре, ә өйдә үзебез күпме тырышсак та, улыбыз күп хәрефләрне бутый, ә кайберләрен гел бозып укый. Мәсәлән, русның «щ» хәрефен «с» дип укый ул. Китапта матур итеп тарт-ма (ящик), чуртан балыгы (щука) рәсемнәре ясалган. Һәм, әлбәттә, зур хәрефләр белән русча әйтелеше дә язылып куелган. Улыбызның бу сүзләрне ничек укыганын аңлыйсыздыр инде: «ящик» урынына «ясик», ә «щука» урынына «сука» килеп чыга моның. Аптырагач, кешеләр алдында оятка калмас өчен, «щука түгел бу, син моны рыба дип укы» дип өйрәттек моңа.
Малаебыз мәктәпкә укырга йөри башлады. Беркөнне укытучысы мине мәктәпкә чакырта. Бар эшемне ташлап бардым инде. Укытучы безнең гаилә хәлләрен сораша: тату торасызмы, алай-болай, ызгышып-талашып яшәмисезме, дип кызыксына. Нишләп алай булсын, бик тату яшибез, дим мин моңа. Үз чиратымда, ни өчен бу турыда сорашуы белән кызыксындым. Укытучы миңа сынаулы караш белән бераз текәлеп торды да:
- Малаегыз мине кыерсытты ! - ди бу.
- Ничек?! - дим мин бик аптыраган хәлдә калып.
- «Щука» сүзен укырга кушкач, «рыба» дип укыды. Щука бит бу, Илдар, дигән идем, ул миңа, син үзең сука, ә бу рыба диде...
- Дөрес әйткән, - дип сүземне дәвам итмәкче идем, укытучы кыз урыныннан сикереп үк торды:
- Ничек, ничек дисез?!
Мин, бераз уңайсызланып:
- Әлбәттә, сука түгел сез, ул сезгә «щука» дип әйткән..
Укытучы кыз гел аптырап калып:
- Ничек инде, әлегә минем колакларым яхшы ишетә. Нәрсә әйткәнен ап-ачык ишеттем!
Улым «щ» хәрефен «с» дип әйткәч, «щука» сүзен «рыба» дип укырга үземнең өйрәтүемне аңлатып бирергә туры килде.
Улым өчен гафу үтенеп, мәктәптән чыгып киткәндә уйлап куйдым: әле бу башы гынадыр... Улым әле «э» белән «ө»не, «х» белән «һ»не, «ж» белән «җ»не бутый, алдагы көннәрдә аның тагын нинди сүзләре өчен җавап тотарга туры килер...
Инсаф КАШАПОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев