Туган як

Мәзәкчеләр мәҗлесе

Самогон вакыйгасы Элек самогон куу бик нык тыелган һәм аның өчен җәзасы да каты иде. Шулай булса да, үткенрәк хатыннар, акча эшләү теләге белән, качып кына самогон кудылар. Безнең авылда чаялыгы белән танылган Газимә апа да мунчасындагы яшерен «цех»та самогон куып, аны сатып ятты. Яшерен дигәч тә, авылда серләр булмый...

Самогон вакыйгасы
Элек самогон куу бик нык тыелган һәм аның өчен җәзасы да каты иде. Шулай булса да, үткенрәк хатыннар, акча эшләү теләге белән, качып кына самогон кудылар.
Безнең авылда чаялыгы белән танылган Газимә апа да мунчасындагы яшерен «цех»та самогон куып, аны сатып ятты. Яшерен дигәч тә, авылда серләр булмый бит инде. Дус бар, дошман бар, дигәндәй, кемдер Газимәнең бу эше турында участковый Әдһәмгә җиткерә.
Участковый - закон кешесе: авыл советы вәкилен һәм тагын берничә шаһит ияртеп, Газимәләргә барып керә. Моны көтмәгән самогончы апа, нишләргә дә белмичә, баскан урынында катып кала. Участковый аңа комиссияне мунчасына алып барырга куша.
«Бетте баш, ничек булып бетәр инде бу» дип уйласа да, Газимә апа каршы килә алмый бит инде, аларны мунчасына алып китә. Борчылырлык та шул: анда аның сатарга дип әзерләп куйган, 40 литрлы флягага тутырылган самогоны була...
Мунчага барып керсәләр, Газимә апа ни күзе белән күрсен: самогон юк! Участковый җитәкчелегендәге комиссия бөтен җирне җентекләп тентесә дә, берни таба алмыйча чыгып китә. Котылган Газимә апа, еларга да көлергә дә белмичә, мунчасында утырып кала...
Аның бәхетеннән, алды кичне авыл исерекләре аның самогонын мунчасыннан урлап чыккан булганнар икән. «Үземнең әйберемне урлатканга беркайчан да болай шатланганым, каракларга рәхмәт укыганым юк иде», -
дип сөйли ул соңыннан.
Светлана ХАЛИТОВА.
Түбән Кама шәһәре.
 
Укыгын кешеләр
Колхозга тикшерү белән килгән райком вәкиле колхоз председателе һәм партоешма секретаре белән сөйләшеп утыра.
- Сездә колхозчыларның белемен күтәрү мәсьәләсе ничегрәк тора? - дип кызыксына вәкил.
- Күтәрәбез, - ди председатель. - Менә, мәсәлән, Галиев тракторчы булып эшли иде, белемен күтәреп кайтты да, агроном булды. Яки Вәлиеваны алыйк. Сыер савучы иде, ә хәзер, белемен күтәргәч, зоотехник булып эшли башлады...
- Минем турыда да әйт инде, - дип пышылдый председательгә партоешма секретаре, кабыргасына төртеп.
Председатель моңа күз кырые белән генә карап ала да, үзе дә сизмәстән, әйтеп куя:
- Ә менә Хөснетдинов авылда гел дурак булып йөргән иде, партшкола бетереп кайтты да, колхозның партком секретаре булды!
Фердинанд СИРАҖИЕВ.
Түбән Кама шәһәре.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: