Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Мәзәкчеләр мәҗлесе

Кушамат куркыткан Мин Әтнә районының Күңгәр авылында туып- үстем, колхозда тракторчы булып эшләдем. Шул елларда булган бер кызыклы хәлне «Мәзәкчеләр мәҗлесе» конкурсына язып җибәрәм. Колхозның машина-трактор паркында өлкән механик Гарифҗан абый бар иде. Техникаң ватылса, запчасть сорап шуның янына барырга туры килә. Ә Гарифҗан абый башта аты-юлы белән сүгенә, аннан...

Кушамат куркыткан
Мин Әтнә районының Күңгәр авылында туып- үстем, колхозда тракторчы булып эшләдем. Шул елларда булган бер кызыклы хәлне «Мәзәкчеләр мәҗлесе» конкурсына язып җибәрәм.
Колхозның машина-трактор паркында өлкән механик Гарифҗан абый бар иде. Техникаң ватылса, запчасть сорап шуның янына барырга туры килә. Ә Гарифҗан абый башта аты-юлы белән сүгенә, аннан соң, гадәттә, «Хәзер Фәүзия апаңнан (анысы хатыны була инде) кайтып сорыйм, шуннан чыкса, бирермен», дип җавап бирә. Менә шундый «тирән мәгънәле, нечкә» юмор...
Бервакыт шофер Равил абый, машинасына нәрсәдер кирәк булгач, Гарифҗан абый янына барып сораган да, әлеге «стандартный» җавапны ишеткәч, «Әй, син февраль бит, әйткәнне аңламыйсың», дип кул селтәп китеп барган. Гарифҗан абый моны ишеткәч уйга калган һәм колхоз идарәсенә төшеп, кассир Хәдичә ападан: «Капрал (анысы Равил абыйның кушаматы) миңа «февраль» диде, моның белән нәрсә әйтмәкче булды икән ул», дигән. Хәдичә апа, көлә-көлә, аңлатып биргән: «Февраль - тулы түгел дигән сүз, алай дип җитәр-җитмәс кешеләргә эндәшәләр. Равилнең кушаматы Капрал булса, синеке моннан соң, көт тә тор, Февраль булыр инде».
Шуннан соң Гарифҗан абый тиз генә машина-трактор паркына менеп, Равил абыйны эзләп тапкан да, «Менә син сораган запчасть, түлке миңа бүтән Февраль дип әйтә генә күрмә», дигән.
Илгиз МАДЬЯРОВ.
Түбән Кама шәһәре.
 
Әҗәлдән качып...
Мин ишеткән бу халык мәзәге «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле «мотивлары буенча» уйлап чыгарылганмы, аңа кадәр дә булганмы - анысын белмим. Яраткан газетабыз «Туган як»та бара торган мәзәкчеләр конкурсына язып карарга булдым әле.
Әҗәл бер бабайны үзе белән алып китәргә әзерләнеп, гел күзәтеп йөри икән. Бабай, әлбәттә инде, якты дөньядан китәргә ашыкмый, Әҗәлдән качып йөри. Әмма бабай кайда гына булса да, Әҗәл аны эзләп таба да, тагын теге дөньяга чакыра башлый.
Аптырагач, бабай яңа хәйлә уйлап тапкан: балалар бакчасыннан эзләргә башына килмәс дип, шунда кергән дә, балалар белән бергә ашап утыра икән. Әмма бабайны Әҗәл бу юлы да эзләп тапкан да:
- Монда нишләп утыра-сың? - дип сораган.
- Күрмисеңмени, «мәм-мәм» ашап утырам, - дигән бабай.
- Ярар алайса, бәләкәч, «мәм-мәм» аша да, аннары «тү-тү» барырбыз...
Анастасия ШАКИРОВА.
Олы Аты авылы.
 
РЕДАКЦИЯДӘН. «Мәзәкчеләр мәҗлесе» конкурсында катнашу өчен, үзегез ишеткән-белгән кызыклы анекдотларны, халык мәзәкләрен яки тормышта булган көлке хәлләрне «Туган як»ка язып җибәрүегез җитә (китереп бирергә дә ярый). Язмалар март аена кадәр кабул ителә. Төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрнең һәм актив катнашучыларның исемнәре «Туган як»ның 1 апрель санында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә (алар бары тик «Туган як»ка язылган кешеләргә генә биреләчәк).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X