Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Мәчет, төнбоеклар...

Балык Бистәсе Түбән Тегермәнлек авылы кызы мин. Беренче класста укыганда ук, башта - куян мамыгыннан, кул ияләшә төшкәч, кәҗә йоныннан шәлләр бәйләдем. Шәл уратасын апам бәйли иде, мин - чит-читләрен. Авылда акча юк, сатар өчен бәйләдек инде. Мәктәптә сигезне тәмамлагач, ике ел фермада сыер саудым. Авыр булгач, апам янына Түбән...

Балык Бистәсе Түбән Тегермәнлек авылы кызы мин. Беренче класста укыганда ук, башта - куян мамыгыннан, кул ияләшә төшкәч, кәҗә йоныннан шәлләр бәйләдем. Шәл уратасын апам бәйли иде, мин - чит-читләрен. Авылда акча юк, сатар өчен бәйләдек инде. Мәктәптә сигезне тәмамлагач, ике ел фермада сыер саудым. Авыр булгач, апам янына Түбән Камага килдем. Биредә 43 ел яшибез. Декрет ялында свитерлар һ.б. бәйләп, базарга алып чыгып та сата идем. Хәзер дә бер минут та тик утырмыйм, кичтән үк уйлап куям нәрсә эшләсемне... Кроссвордлар, сканвордлар чишәм. «Туган як»та басылганын картыма да чиштерә идем, башы эшләсен дип. Инсульттан интекте, аны әле яңарак кына мәңгелеккә озаттык. Ямансу... Күңелемне бәйләм, кул эше белән юатам...
Өстемдәге жилетымны да үзем бәйләдем, иңемә япкан шәлемне дә. Кызым Алиянең алты айлык улы Райнурга да киемнәр бәйләдем. Шулай ук, оныкларым Ралинә, Айвар, Әнсәрия, Ләвиягә дә башмаклар бәйлим. Нәниләргә башлыкларны күп бәйләдем, бәби чәйләренә дә алып барам. Акча билгесе дип, Патша-бака бәйләдем, ике-өч баласы да бар. Анысын эш-тәге бер хатыннан өйрәндем.
Алты ел инде 2нче татар гимназиясендә гардеробта утырам. Гимназия балалары бик акыллы, тәртиплеләр.
Үземә алтмыш тулды. Улларымның Илнар исемлесе «химия»дә аппаратчы, ә Айдар төзелеш фирмасына җитәкчелек итә. Кечкенә чакта аларга да гел бәйләп кигезә идем.
Кол Шәриф мәчетен кибеттән алынган әзер үрнәк буенча чиктем. Йокы бүлмәмдә түрдә тора. Бу төнбоекларны күптән бәйләгән идем, ә аккошларны интернеттан карап ясадым.
Дания ГЫЙЛАҖЕВА.
Түбән Кама шәһәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев