Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

«Маҗаралы Яңа ел» конкурсы тәмам

Яңа ел бәйрәме алдыннан, газетабызның 4 декабрь санында, «Маҗаралы Яңа ел» дигән конкурс игълан иткән идек. Һәм менә аңа йомгак ясарга вакыт җитте.

Конкурсның шартлары буенча, Яңа елларны каршылаганда нинди кызык хәлләргә юлыккансыз яисә кемнән дә булса ишеткәнсез икән, газетага шул хакта кызыклы хикәя язып җибәрергә кирәк иде. Конкурс игълан ителгәнгә нәкъ ике ай узды. Шушы вакыт эчендә редакция почтасына дистәләгән хатлар килде. Әлбәттә, язмаларның бик кызыклылары һәм, шул ук вакытта, бик үк кызык булмаганнары да бар иде. Һәрберсен газета битләрендә урнаштыру мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без арада иң кызык дигәннәрен генә сайлап, газетада урнаштырдык. Сез аларны укып баргансыздыр, дип уйлыйбыз. Болар Рәфыйк Фәсхетдиновның «Гөнаһ шомлыгына каршы...», Илһамия Гаффарованың «Кыйммәткә төшкән нарат», Мөнҗия Хәлимованың «Йорт хуҗасы»н чакырган», Фәния Салихованың «Тыңламагыз ирләрне, дим...», Җамал Әюпованың «Үзебездән үзебез курыктык», Фәрит Вагыйзовның «Шулай булды шул, нихәл итим?..», Люция Усманованың «Яңа дуслар таптык» дигән язмалары.
Әлбәттә, югарыда саналган язмаларның барысы да кызык. Шуңа күрә әлеге язма авторларының барысына да Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрына чакыру билетлары бүләк итәбез.
Яхшылар арасында да бер иң яхшысы булмыйча калмый. Жюри әгъзалары, озак киңәшләшкәннән соң, Мөнҗия Хәлимованың «Йорт хуҗасы»н чакырган» дигән язмасын иң яхшысы дип тапты. Аңа, театр билетына өстәп, НТР медиахолдингының «Рәхмәт хаты» да тапшырыла.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, киләчәктә дә төрледән-төрле конкурслар уздыруны дәвам итәчәкбез. Шулай ук, газетада гына түгел, «Туган як»ның социаль челтәрләрендә дә күп кенә кызыклы конкурслар үткәрелә. 23 февраль уңаеннан уздырыла торган «Без – оста куллар» дигән фотоконкурс башланды да инде. Ә икенчесен 8 Мартка багышларга планлаштырабыз. Теләгән кешеләр катнаша ала. Моңа бары тик «Туган як»ның «ВКонтакте» һәм «Instagram» социаль челтәрләрендәге төркемнәргә язылырга гына кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев