Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Кыю разведчик һәрчак хәтеребездә

Легендар шәхес Рифкать Гайнуллин сугыш вакытында тугыз тапкыр дошман тылында булган.

Бөек Ватан сугышында катнашкан легендар разведчик, Дан орденнарының тулы кавалеры исеме, Түбән Каманың яңа урамына бирелеп, мәңгеләштерелгән, шәһәребезнең Мактаулы гражданины исеменә лаек булган Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллинның исемен белмәүчеләр юктыр. Ул дошман тылына тугыз тапкыр бара, анда гомуми 150 тәүлек була! Фронт линиясен унсигез тапкыр кисеп чыга, алты «тел» алып кайта.
Курск янында бәрелешләр башланырга бер ай кала Рифкатьне 60 нчы армиянең аерым разведка төркеменә күчерәләр. Аларга дошман тылына үтеп тирән рейд ясау кирәк була. Разведчиклар фронт линиясен кисеп чыккач, яшерен рәвештә фашист гаскәрләре янына урнашалар һәм рация буенча армия штабына бик тә мөһим мәгълүматлар җибәреп торалар.
1943 елның декабрендә разведчиклар Житомир-Киев шоссе юлында засада корып, немецларның радиостанция машинасын кулга төшерәләр, аннары тагы 3 автомашинаны юк итәләр. Украинаны азат итү өчен барган сугышларда Рифкать Гайнуллин Кызыл Йолдыз һәм III нче дәрәҗә Дан орденнарына, «Батырлык өчен» медаленә лаек була...
1944 елны армия штабына хәбәр килә: фашистлар Шепетовка шәһәре тирәсендә танклар туплыйлар. Аларның мәкерле планнарын ачыклауны өлкән сержант Рифкать Гайнуллин төркеменә йөклиләр. Фронт сызыгын кичеп 10 чакрым тирәсе узгач, алар җиңел машинаны туктаталар. Немец мундирларын киеп, шоферга хәрәкәтне дәвам итәргә кушалар. Шул машина белән алар тирә-юньдәге бик күп дошман объектларын күзәтеп чыгарга өлгерәләр...
Висла елгасын кичкәндә разведчиклар фашистларның ныгытылган оборона нокталарын ачыклап, берничә «тел» алып кайткач, Рифкатьне II нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.
Сугыш тәмамлану турында хәбәрне дә разведвзвод командиры Р.Гайнуллин рация аша, дошман тылында ишетә. 1945 елны аның взводы Одер елгасын кичеп, Германиянең Силезия өлкәсендә разведка алып бара.
Бик кыйммәтле мәгълүматны рациядән безнең 60 нчы армия штабына тапшырып баралар. Бу операция өчен Гайнуллин I нче дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән приказ чыга. Әмма документлар югалып, аңа кабат II нче дәрәҗә Дан ордены тапшыралар. Сугыш тәмамланып, 25 ел узгач кына Р.Хәйруллин СССР ның Югары Совет президиумы Указы белән I нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә...
Безнең «ХХ гасыр мәктәбе» музеенда Р.Гайнуллинның «Сугышта да...» («И на войне...) дигән, үзе имза куйган китабы саклана. Укучылар белән без ветеранның хәрби биографиясен өйрәнеп, аның сугышчан юлы картасын төзедек. Быел гыйнварда Казанда «Геройлар мәктәбе» IV нче республика фәнни эшләр конференциясендә 11 нче мәктәп укучысы Азат Һидиятов якташыбыз Р.Гайнуллинга багышланган эше белән өченче урынны яулады. Геройның һәм аның якташларының хәрби-сугышчан юлларын өйрәнүне дәвам итәбез.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X