Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Кыйммәткә төшкән нарат

«Могҗизалы Яңа ел» конкурсына

Яраткан газетам Яңа елда булган маҗаралы хәлләргә конкурс игълан иткәч, уйга калдым әле: шушы яшемә җитеп бер генә Яңа елның да маҗарасыз үткәне юк, кайсысын язарга икән соң? Үзебез генә кибет пилмәне белән каршы алабыз Яңа елны дип утырганда, бер көтү кеше килеп, үземә урын калмыйча, ваннада йоклаганымны язаргамы? Әллә шампан шәрабе эчәбез дип, люстра ватканнымы?..

Булмаса, әйдәгез, балачакка кайтып килик. Бары тик балачак илендә генә бу бәйрәмне шундый ышанып һәм ихластан көтеп алабыз бит. Кыш бабайдан ихластан бүләк көтәбез. Әтигә: «Син район үзәгеннән барда ташыйсың бит, Яңа ел үткәрергә юлда берәр нарат кисеп ат әле «Белорус» арбаңа», – дип ел саен әйтсәк тә, я, «ярар» ди дә оныта, я кул гына селти. Шуңа күрә, олылар җитешкәнче, миннән өч яшькә зуррак апа белән үзебез киттек яңа ел чыршысына. Минем икенче сыйныфта укыган чагым. Безнең якларда чыршы юк, шуңа күрә, «чыршы» дип сөйләнсәк тә, нарат кисәбез. Әле анысы да авылдан шактый еракта, зират ягындагы утырткан «полоса»да гына.

Мәктәптән кайтып өй эшләрен караштырганчы, шактый вакыт узды. Без барып җиткәнче, билдән кар ерып (чаңгы икебезгә бер генә пар булганга киеп тормадык), берәр матур ботак эзләп тапканчы, караңгы төшә башлады. Ярый, бәхеткә ерганак төбендә шактый матур нарат күреп, бер ботагын кисеп алдык. Кайтыр юлда, инде якты күздә зират яныннан исәнимин уза алсак, аннан ашыкмасак та була. Белгән догаларыбызны укый-укый, зираттан уздык та, бераз ял итәргә туктадык. Шулчак агачлар өстендә утлы шар эленеп торуын күреп, йөрәкләр табан астына төште. Ул вакытта гел НЛОлар турында сөйли башлаган мәл, апа белән күзгә-күз караштык та, әй чабабыз нарат ботагын өстерәп!

Әйтресең, бу «оча торган тәлинкә» безнең өчен генә очып килгән! Авыл башына кайтып җитеп, бераз хәл алыйк дисәк, сөйрәп йөгергәндә, наратыбызның ылысы коелып беткән диярлек. Әй, тотындык икәүләп еларга! Куркудан һәм наратсыз калудан әрнегән күңел өйгә кайтып җиткәндә дә тынычланмаган иде.

Әнигә сөйләп биргәч: «Диваналар, кояш бата бит шул якта, кояшны күргәнсездер», – дип безне бер әрләсә, «Шул балаларга бер чыршы да алып кайта белмисең», – дип, әтинең тетмәсен тетте. Әтинең әни ачуланганга бик исе китмәгән дә булыр иде, безнең чын күңелдән әрнеп елаганны күреп, йомшарды, икенче көнне шундый матур нарат алып кайтып бирде. Ә инде кырлы-мырлы кар бөртекләре, открыткалардан кояш, фонарьлар ясау безнең өчен пүчтәк нәрсә. Кич утыра-утыра без «чыршы»бызны өебез күрке булырлык итеп ясап та куйдык.

Язганымны укып чыктым да, башкаларны шаккатырырлык кызык та, могҗиза да күрмәдем. Тик шулай да, әтинең нарат алып кайтуы безнең өчен куанычлы һәм иң кадерле бүләк булып гомергә истә калды.

Илһамия Гаффарова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Фото: 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев