Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Игътибар: конкурс!

Коръәннән илһам алып

Мин Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем, 1нче мәктәптә белем алдым. Бүгенге көндә 25нче «Ал чәчәк» бакчасында шәфкать туташы булып эшлим. Буш вакытымда табигать күренешләрен, чәчәкләрне һ.б. тасмалар ярдәмендә, картинага күчерәм. Кул эшләремнән үзебезнең бакчада һәм 2нче китапханәдә күргәзмәләрем оештырылды. Чигешләрем өчен илһамны Коръәннән алам. Шуңа күрә дә картиналарымны Коръән сүрәләренә таянып,...

Мин Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем, 1нче мәктәптә белем алдым. Бүгенге көндә 25нче «Ал чәчәк» бакчасында шәфкать туташы булып эшлим. Буш вакытымда табигать күренешләрен, чәчәкләрне һ.б. тасмалар ярдәмендә, картинага күчерәм. Кул эшләремнән үзебезнең бакчада һәм 2нче китапханәдә күргәзмәләрем оештырылды.
Чигешләрем өчен илһамны Коръәннән алам. Шуңа күрә дә картиналарымны Коръән сүрәләренә таянып, үреп чигәм. Мәсәлән, «Башаклы орлыклар, хуш исле үсемлекләр бар» («Рахман» сүрәсе, 1нче аять») яки «Җирдәге үләннәр, агачлар да Аллаһыга сәҗдә кылалар» («Рахман», 16нчы аять). Чигешләрем аша һәркемне борчый торган мәңгелек сорауларга җавап табарга омтылам: «Бу дөньяга ни өчен килдек?», «Яшәү мәгънәсе нидә?» һ.б.
Гайшә САФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев