Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Конкурсның җиңүчесе билгеле

«Туган як»ның 9 апрель санында, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Халкыбыз батырлыгы онытылмый» дигән конкурс игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясалып, җиңүчесе ачыкланды.

Конкурска газета укучыларыбыздан хатлар күп килде. Алар сугыш вакытында тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының фидакяр хезмәтләре, илебезне яклаучы сугышчыларның фронтлардагы батырлыгы турында иде. Язмаларның берничәсен – иң уңышлы дип табылганнарын – газетада бастырдык. Аларын укыгансыздыр. Газетада бастыру өчен язмаларның укучылар күңелен җәлеп итәрлек кызыклы, шул ук вакытта, эчтәлекләре тирән мәгънәле һәм эзлекле булганнарын, конкурсының шартларына туры килердәйләрен сайлап алдык.
Әлбәттә, конкурста җиңүче газетада басылган язма авторлары арасыннан сайланды. Жюри әгъзалары киңәшләшкәч, Олы Афанас авылыннан Федора Трофимованың «Әти сугыштан кайтмаган булса...» дигән язмасын (газетаның 30 апрель санында басылып чыкты) иң уңышлы дип тапты һәм авторын конкурсның җиңүчесе, дип белдерде. Конкурста җиңү яулаган Федора ханым Трофимова үзенең бүләген эш көннәрендә редакциягә килеп алуын сорыйбыз.
Конкурста катнашкан барча язма авторларына рәхмәт белдерәбез. Һәрхәлдә, һәрбер катнашучы да җиңүче була алмый. Әмма буыннар чылбырын өзмичә, ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмыйча, аны киләчәк буынга җиткерергә омтылып яшәү үзе үк мактауга лаек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев