Туган як

Конкурска

Кем надандыр бит әле... Халык арасында таралган анекдотларның шактый саллы өлеше төрле милләт кешеләреннән көлүгә корылган. Мәсәлән, чукчаларның, янәсе, артта калган, надан халык булуы турындагы анекдотлар күп. Тик менә нинди дә булса милләт турында андый йөремсәк мәзәкләр буенча гына фикер йөртергә ашыкмагыз. Бу уңайдан, үзем күргән бер хәлне сөйлим әле....

Кем надандыр бит әле...

Халык арасында таралган анекдотларның шактый саллы өлеше төрле милләт кешеләреннән көлүгә корылган. Мәсәлән, чукчаларның, янәсе, артта калган, надан халык булуы турындагы анекдотлар күп. Тик менә нинди дә булса милләт турында андый йөремсәк мәзәкләр буенча гына фикер йөртергә ашыкмагыз. Бу уңайдан, үзем күргән бер хәлне сөйлим әле.

Себердәге Харампур тирәсендә эшләп йөргән чаклар. Дөрес, анда чукчалар белән түгел, тормыш рәвеше буенча аларга якын булган ненецлар дигән халык белән аралашырга туры килде.

Тундрада шактый гына нефть скважналары булса да, ненецлар үз гореф-гадәтләрен саклап яши, , мотонартада (снегоход) түгел, боланнар җигелгән нартада йөри, үзләрендә булган товарны, "олы җир"дән килгәннәргә сата, үзенә кирәк товарларга заказ бирә. Килеп эшләүче нефтьчеләр, ненецларның кыеклап әйткән: "Болан итен күп ашаган "олы җир" кешесенә мөгез чыга", дигәнен туры мәгънәдә аңлап, болан итен бик яратмыйлар, тундра сулыкларындагы төрле деликатес балыкларны гына алырга тырышалар иде. Югыйсә, хатының янында озын-озак вакытлар булмасаң, "баҗай"ларың барлыкка килә икәнен аңлатырга тырыша да бит җирле халык...

Көннәрдән бер көнне, безнең эшне тикшереп кабул итәргә Мәскәүдән, үзен бик һавалы тотучы, "болан итен күп ашаган "олы җир кешесенә" мөгез чыгу"ның хорафат кына икәнен белүче килеп төште. Төшке аш вакытында, ашхәнә янына, балык сатарга ненецлар да килеп җитте. Мәскәү кунагының җирле экзотик товар алып кайтасы килде ахыры, балык сатучыларның өлкәнрәге янына килеп:

- Миңа балык түгел, болан ите кирәк. Хакыннан тормыйм, - дип, шактый калын булган акча янчыгын чыгарып күрсәтте. Сатучы, тыныч кына:

- Ит юк, менә муксун балыгы алыгыз, - дисә дә, үзләрен "төньяк халыклары буенча белгеч" дип исәпләүче кайберәүләр сөйләвенчә, имеш, берәр ялтыравык әйбер бирсәң, ненец җиккән боланын да чалып, эшкәртеп бирә, дигәнне ишеткәне булган мәскәүле, ненецка матурлап эшләнгән кесә телефонын тәкъдим итә башлады. Җирле сәүдәгәр, телефонга күз салып алуга:

- Юк, бу телефон безгә бармый, тундрада челтәр юк, ә синеке керәчиннән эшләми,- диде дә, кунакның үз сүзеннән кире кайтмаслыгын аңлап, сатулаша башлады:

- Ярар соң, бик нык болан ите ашыйсың килә икән, каршы килеп булмас, әйдә машинаңның ике көпчәген салдырып бирсәң, мин боланымны чалам...

- Машина нарта түгел, тәгәрмәчләрдән башка йөри алмый. Аңлыйм, сез, тундрадан башканы күрмәгәннәргә моны белү кыен...

- Их егеткәем, - дип авыр сулап куйды ненец. - Машинаның тәгәрмәчтән башка йөри алмаганын бик яхшы белгәнгә дә, синнән ике тәгәрмәч сорадым. Берне генә сорасам, запаскаңны бирерсең дип. Ә менә, шәһәрдә торсаң да, моторы булмаган нартага болан җигелмәсә, аның йөри алмавын беләсеңдер дигән идем. Юк икән шул...

Гап-гади нәрсәне дә аңлый алмаган "олы кешегә" хәтере калган абориген, бар тундраны шаулатып көлгән халык яныннан узып, боланнарының башын сыйпый башлады...

Илсур ӘБРАРОВ.

Фотода: бу язма авторы Себердә эшләгән вакытында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: