Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Күн чәчәкләр, кәгазь кәрҗин

Ясап куйдым да, ник әле өйдә генә тотам, кеше дә күрсен дип, алып килдем. Менделеев районы Камай авылы кызы мин. 33 ел шин заводында эшлим, хәзерге вакытта - насос җайланмасы машинисты. Бу картинаны елдан артык чиккәнмендер. Мәчет тә башлаган идем бисердан, әле төгәлләнмәгән. Мәчеткә дә йөрим. Дустым Зөлфәрә алып кереп...

Ясап куйдым да, ник әле өйдә генә тотам, кеше дә күрсен дип, алып килдем.
Менделеев районы Камай авылы кызы мин. 33 ел шин заводында эшлим, хәзерге вакытта - насос җайланмасы машинисты. Бу картинаны елдан артык чиккәнмендер. Мәчет тә башлаган идем бисердан, әле төгәлләнмәгән. Мәчеткә дә йөрим. Дустым Зөлфәрә алып кереп китте, китаплар бирә-бирә. «Милосердие»дә ял итүче иптәш хатыным, «монда кәрҗин ясыйлар», дип чакыргач, бардым һәм өйрәндем. Бу матур кәрҗинне кәгазьдән ясадым. Чәчәкләре һәм яфраклары - күннән. Соңыннан акварель белән буяп куйдым. Поднос та - газета кәгазеннән. Җимешләрне кибеттән сатып алып ябыштырдым. Кухняны ямьләп тора. Бу курчакка күлмәкне бик озак сайладым. Кибеткә барып, курчак күлмәгенә төсе туры килә торган камзуллык тукыма алдым. Чәченә тәңкә дә ясап куйдым.
Ике кызым бар: Резидә һәм Гүзәл. Югары психиологик белемгә ия Гүзәлебез кул эшенә оста. Үзләре яши торган Менделеевскида чәчәкләр кибете ачты. Матурлыкны тоя, күрә белә, шуңа да бөтен эшне - хәтта төсләрнең ярашуын да Гүзәлдән сорыйбыз. Инде оныкларым да бар - Лия һәм Кәрим исемле. Гел кул эше генә тотып утырмыйм. Кыш булгач, чаңгыда да йөрисе килә. Иптәш хатыным Люба белән «Батыр»дан урманга төшеп китәбез, кышкы урман һавасы сулап йөрибез.
Фәния МИНГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X