Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Күлмәген дә, башкасын да

Без гаиләдә өч малай, өч кыз үстек. Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Ул вакытта, хәзерге кебек, кибетләрдә ни теләсәң шул тулып ятмады. Әткәйләр көне буе эштә, яңгырлы-буранлы көннәрдә генә өйдә булалар иде. Малайлар әткәй янында йорт кирәк-ярагы, сыерчык оялары ясыйлар. Әткәй авыл халкына самовар, чиләкләр төзәтеп бирә, сүстән җеп ясап...

Без гаиләдә өч малай, өч кыз үстек. Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Ул вакытта, хәзерге кебек, кибетләрдә ни теләсәң шул тулып ятмады. Әткәйләр көне буе эштә, яңгырлы-буранлы көннәрдә генә өйдә булалар иде. Малайлар әткәй янында йорт кирәк-ярагы, сыерчык оялары ясыйлар. Әткәй авыл халкына самовар, чиләкләр төзәтеп бирә, сүстән җеп ясап итекләренә олтан сала. Ә без кызлар - инәкәй янында. Ул һәрберебезгә өлге кисеп бирә иде дә, күлмәкне һ.б. үзебез тегеп-бәйләп кия идек. Бигрәк тә Сабантуйларга әзерлек кызу барды. Һәркем үзенең бәрәңге түтәлен утап кергәннән соң, күлмәген әзерләп бетерергә ашыга: итәк бизәү дисеңме, төймә тагу, якасын ыргак белән бәйләүме...
Мәктәптә укыган елларда да концертларга бию чыгышларына күлмәкләрне кул белән үзебез тектек. Аларына математика укытучысы Әминә апа (мәрхүм инде) өйрәтте. Кич белән аларның өендә, репетиция араларында күлмәкләр тегеп бизи идек. Яңа ел бәйрәме өчен - Кар кызы, Кар бөртеге, Төн, Су анасы киемнәрен шул укытучы апабыз белән тегә идек. Өйдә, әлбәттә, инәкәй белән Лена апам булыштылар. Улым Рөстәмне дә үзем тегеп-бәйләп киендереп үстердем.
Кул эше белән шөгыльләнү күңелне тынычландыра. Шуңа күрә, буш вакытларымда, әле хәзер дә, вак-төяк булса да бәйләргә тырышам.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев