Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Көч сынашачаклар

Түбән Кама районында «Авыл хуҗабикәсе – 2018» бәйгесе узачак. Аның максаты – авылда яшәүче хатын-кызлар арасыннан иң сәләтлеләрен һәм уңганнарын ачыклау.

Конкурска теләсә кайсы яшьтәге гүзәл затлар катнаша ала. Төп шартлар: авыл тормышында актив катнашу, үз хуҗалыгың булу һәм аны алып бару, авылдашлары арасында хөрмәткә ия булу. Конкурс «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы тәкъдиме һәм РФ Президенты грантлары фонды ярдәме белән оештырыла. 
Катнашырга теләүчеләр гаризаны 10 июльгә кадәр Төзүчеләр ур., 12 нче йорт, 218 нче бүлмә адресы буенча калдырырга тиеш. Тулырак мәгълүматны телефоннан 42-51-76 номеры буенча шалтыратып белешеп була. Конкурс нигезләмәсе һәм гариза үрнәген алу өчен, gensovet_nk@mail.ru электрон адресына хат җибәрергә кирәк. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев