Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Кадерләп кияләр

Үзем туып-үскән Зәй шәһәрендәге татар гимназиясендә белем алдым. Укыганда хезмәт дәресләрен бик яраттым. Шул фәннән шәһәр олимпиадаларында катнашып, беренче урын яуладым. Мәктәптәге тегү, чигү, бәйләү түгәрәкләренә дә йөрдем. Унбер класстан соң Чаллы шәһәрендәге лицейны кызыл дипломга тәмамладым. Хезмәт дәресе укытучысы Зөлфия Фәритовна киңәшен тотып, Алабуга институында укыдым. Икебез дә Зәйдән...

Үзем туып-үскән Зәй шәһәрендәге татар гимназиясендә белем алдым. Укыганда хезмәт дәресләрен бик яраттым. Шул фәннән шәһәр олимпиадаларында катнашып, беренче урын яуладым. Мәктәптәге тегү, чигү, бәйләү түгәрәкләренә дә йөрдем. Унбер класстан соң Чаллы шәһәрендәге лицейны кызыл дипломга тәмамладым. Хезмәт дәресе укытучысы Зөлфия Фәритовна киңәшен тотып, Алабуга институында укыдым. Икебез дә Зәйдән булсак та, ирем Иван белән гаилә нигезебезне Түбән Камада салырга булдык. Улларыбыз Александр белән Николайны 42нче бакчага бирдек. Анда үземә дә кастелянша эше табылды. Алабугада укуымны тәмамалап, кулыма укытучы дипломы алгач, Түбән Камадагы колледжда тәрбияче белгечлеген үзләштерергә ниятләдем, чөнки бакча тәрбиячеләренең балалар белән эшләвенә бик кызыга идем. Шулай итеп, 42нче бакчада тәрбияче булып эшли башладым.
Хатын-кыз, әни кеше өчен кул эше белү артык булмас дип, үзем белгәннәрне балаларга да өйрәтергә тырышам.
Ә инде туганнарым, дусларым үзләренең туган көннәренә, бәй-рәмнәргә миннән кибеттән сатып алган бүләк көтмиләр. Минем кулларым һәм күңел җылысы салынган бүләкләрне бик кадерләп кияләр.
Анна ФОКИНА,
42нче бакча тәрбиячесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X