Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Игътибар, яңа конкурс!

Түбән Камадагы татар милли матбугатының - 50, «Туган як» газетасының 25 еллыгына багышлап, безнең редакция «Күңелем бизәге» конкурсы игълан итә. Ул, сезнең җылы кул белән, бүгеннән башланып, 2015 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. «Күңелем бизәге» конкурсына «Туган як»ның 25 еллыгына багышлап чыгарылачак юбилей санында йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурсның шартлары...

Түбән Камадагы татар милли матбугатының - 50, «Туган як» газетасының 25 еллыгына багышлап, безнең редакция «Күңелем бизәге» конкурсы игълан итә. Ул, сезнең җылы кул белән, бүгеннән башланып, 2015 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. «Күңелем бизәге» конкурсына «Туган як»ның 25 еллыгына багышлап чыгарылачак юбилей санында йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Конкурсның шартлары гади генә: үз кулларыгыз белән теккән, чиккән, бәйләгән, үргән, ясаган һәм тирә-яктагыларның һушын алырлык сокландыргыч кул эшләрегезне «Туган як» редакциясенә алып киләсез. Шуны тотып фотога төшәсез. Сезнең фотогыз (исем-фамилиягезне, кайда эшләвегезне яки укуыгызны һ.б. күрсәтеп) газетада урнаштырылачак.

Чигүле кулъяулыклар да, нәфис бизәкле үрелгән челтәрләр дә, буяулар белән ясалган яки чигешле картина-сурәтләр, агачтан эшләнгән, сәйләннән үрелгән, бәйләм һ.б. әйбер - кыскасы, кулыгыз ни белә, конкурста шуның белән катнаша аласыз.

Әйдәгез әле, күңел бизәкләребезне, җан җылыбызны кушып, уңганнар, остакуллар бәйгесендә катнашыйк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә һәм, гомумән, берегез дә нәүмиз калмассыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев