Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Игътибар: конкурс игълан итәбез

Газетабызда «Халкыбыз батырлыгы онытылмый» дип исемләнгән рубрикаконкурс башлап җибәрәбез.

Нәкъ бер айдан Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. «Түгәрәк дата» түгел түгелен, шулай да, ул елларның бөтен авырлыгын үз башларыннан кичергән, сугышта катнашкан ветераннар юк дәрәҗәсендә аз калып бара; сугыш чоры балалары һәм ул вакыттагы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләр саны да елдан-ел кими; инде сугыш истәлекләрен әби-бабайларыннан ишетеп үскән буын вәкилләре дә олыгайды.

Шуңа күрә, 9 май бәйрәменең әһәмияте еллар узган саен арта гына бара һәм ул ел саен «түгәрәк дата» шикелле зурлап уздырыла. Халкыбызның, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын үсеп килүче буынга тагын да тирәнрәк җиткерү максатыннан, без шушы көннән «Туган як» битләрендә «Халкыбыз батырлыгы онытылмый» дип исемләнгән конкурс башларга булдык.

Әлеге конкурста катнашучыларның яше чикләнмәгән. Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән туганнарыгызның, якташларыгызның, авылдашларыгызның истәлекләрен, кемнән дә булса ишеткән хатирәләрегезне хикәяләп, редакциягә язып җибәрергә мөмкин. Язма героеның фотосы да булса, тагын да яхшы. Без иң уңышлы дип табылган язмаларны газетада урнаштырып барачакбыз.

Конкурста тагын бер-ике шарт үтәлергә тиеш: язмалар алдагы елларда газетада басылганнарны кабатлау булмасын һәм басма кәгазьдә бер биттән артмасын һәм, әлбәттә, эчтәлеге эзлекле булсын. Хатлар 8 майга кадәр кабул ителә. Газетада басылган мәкаләләрнең иң уңышлы дип табылган берсенең авторы конкурста җиңүче булачак, аны газетаның 9 Май бәйрәменнән соңгы санында (14 май) язып чыгачакбыз. Сездән язмалар көтеп калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев