Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Игътибар: конкурс!

Бер көнне редакциягә шәһәрдәшебез Әлфия апа килеп керде. «Туган як»ны күп еллар яратып укый икән. «Элегрәк газета битләрендә төрледән-төрле конкурслар үткәрә идегез. Хәзер нигәдер тынып калдыгыз. Бу күркәм традицияне яңартыргадыр, бәлки», – дигән тәкъдим белән килүе икән. Әле алай гына түгел, конкурска бер язма да алып килгән.

Аның язмасын укыгач, ирексездән елмаеп куйдым. Чыннан да, моннан дистә еллар элек, «Туган як»та шушыңа охшаганрак темага бәйгеләр уздырылган иде шул. Гайре табигый хәлләр (аномаль күренешләр), оча торган тәлинкәләр, күзгә күренми торган энергетик затлар (җеннәр, өрәкләр, албастылар һ.б.), фән аңлатып бирә алмый торган табигать күренешләре, полтергейст һ.б. – болар һәркемне җәлеп итәрдәй кызыклы темалар.
Галимнәр фаразлавынча, һәркем үз гомерендә бер мәртәбә генә булса да, аңлатып булмый торган сәер хәлләргә тарымый калмый икән. Ә нигә әле шундый гадәти булмаган бу вакыйгаларны башкалардан яшереп калдырырга?! Алар да ишетсеннәр, укысыннар әле.
Конкурска исем тиз табылды: аны «Булмас димә, дөнья бу!» дип атарга булдык. Конкурс булгач, аның җиңүчесе дә булырга тиеш бит инде. Ә җиңүчегә, бүләк тә булачак, дигән сүз. Анысы инде бераз соңрак – җиңүчене киләсе елның март башында, килгән язмаларга нәтиҗә ясап ачыкларбыз.
Ә хәзергә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Булмас димә, дөнья бу!» дигән конкурс игълан итәбез. Әгәр кайчандыр, нинди дә булса гайре табигый хәлгә тап булгансыз икән, аны редакциягә язып җибәрә аласыз. Башкалардан ишеткәннәрне дә язарга мөмкин. Язмаларның иң кызыклыларын, газета битләрендә бирәчәкбез.
Язмаларыгызны газетабыз редакциясенә китереп тә бирергә, почта аша да җибәрергә, яки tuganyk@yandex.ru электрон почтаcына язарга була. Инде язарга бик иренсәгез, һич тә булмаса редакциягә килеп, сөйләп китегез. Ә язмаларыгызны җибәргәндә үзегезнең исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны язарга онытмагыз. Соңгысы, алай-болай бүләк ота калсагыз, сезне эзләп табу җиңелрәк булсын өчен кирәк.
Түбәндә Әлфия апа алып килгән язманы тәкъдим итәбез.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Йокымны качырган ир

Бу хәл күптән, мин яшьрәк чакта булды.
Дүрт яшьлек кызыбызны йоклатып, үз бүлмәбезгә чыгып ятуым гына булды, кухнядан пышылдап кына иремнең мине чакырган тавышы ишетелде. Тагын кызны уятканчы дип, тиз генә аш бүлмәсенә чыктым – берәү дә юк. Шунда гына иремнең төнге сменага киткәне искә төште.
Моны инде колагыма гына чалынды дип уйлап йөри идем, икенче очрак мине шактый сагайтты. Тагын шулай йоклап ятам, туалетта ут яна һәм иремнең тәмәке төтене исе чыга. Беләм, ирем бусында да төнге сменада эштә, бәдрәф утын сүндереп кереп яттым. Тик, ничектер, ут та янган, тәмәке төтене дә чыга. Менә шундый хәлләрдән соң ничек кабат йоклап китәсең инде. Төнне керфек тә какмый үткәрдем...
Ирем төнге сменада булганда гел шулай «теге нәрсә» шаярта башлады. Кухняда кемдер ялан аяк линолеумга «чәп» тә «чәп» итеп басып тик йөри. Әбиләрнең андый очракта сүгенергә кирәк дигәннәрен искә төшереп, бар белгән сүгенү сүзләремне кычкырып, кухняга чыгам – берәү дә юк, билгеле.
Менә шулардан соң, өйгә өшкерүче бабай чакырдым да, иремне төнге сменалы эшеннән чыгарттым. Шуннан соң тынычлап йоклый башладым, андый хәлләр бүтән кабатланмады.
Әлфия ГАРИПОВА, Түбән Кама.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев