Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Җиңүчеләр билгеле

2019 елның 18 октябрендә башланган «Булмас димә, дөнья бу» конкурсына нәтиҗә ясадык.

Газета укучыларыбыздан күп хатлар килде, шунлыктан иң шәбен ачыклау да шактый кыен булды. Бик озак кына уйлашканнан соң, җиңүчене бер генә түгел ике итәргә булдык. Алар – Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА һәм Венера МӨХӘММӘТҖАНОВА. Татарда «энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән әйтем бар. Без дә җиңүчеләребезгә кечкенә генә истәлекле бүләкләр әзерләдек.
Бер кызып киткәч инде, бакча сезоны башланганчы, газетабызның юбилеена багышланган дүртьюллык шигырьләргә дә «Яратам сине, «Туган як» дип аталган КОНКУРС игълан итәргә булдык. Җиңүче газетабызның 30 еллык юбилее көнендә, 26 апрельдә ачыкланачак. Үзегезнең иҗат җимешләрегезне газетабызга китереп, почта аша салып, һәм электрон адресыбызга юллый аласыз. Шулай ук, видеога төшереп тә җибәрә аласыз. Аларын без интернет челтәрләренә куячакбыз.
Сездән матур шигырьләр көтеп калабыз! Аларның иң уңышлы табылганнары газетабыз битләрендә басылып чыгачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев