Туган як

Хыялларым чагылышы

Мин Азнакай районы Зур Сухоят авылында сигез балалы гаиләдә җиденче бала булып туганмын. Инәй оекбаш, бияләй бәйли, сарык йоныннан җеп эрли һәм һәр елны Сабантуй бәйрәменә биш кызга яңа күлмәкләр тегеп кигезә иде. Үзем дә мәктәптә укыганда сеңлем Мәгърифәнең курчакларына күлмәкләр тектем, башлыклар бәйләдем. Ә бер-ике елдан соң, иске күлмәкне...

Мин Азнакай районы Зур Сухоят авылында сигез балалы гаиләдә җиденче бала булып туганмын. Инәй оекбаш, бияләй бәйли, сарык йоныннан җеп эрли һәм һәр елны Сабантуй бәйрәменә биш кызга яңа күлмәкләр тегеп кигезә иде. Үзем дә мәктәптә укыганда сеңлем Мәгърифәнең курчакларына күлмәкләр тектем, башлыклар бәйләдем. Ә бер-ике елдан соң, иске күлмәкне сүтеп, инәйнең тегү машинасында үземә дә матур күлмәкләр тегә башладым. Минзәләдә укытучылыкка укып, Мөслим ягында укытучы булып эшли башлагач, беренче мәртәбә үземә кофта бәйләп кидем. 19 яшьлек укытучының үзенә кофта бәйли алуы авыл халкы өчен бик зур яңалык булды.
Улым белән кызымны үстергәндә, аларга кышкы җылы чалбарларны да үзем тектем. Кызым белән декрет ялында утырганда гаҗәп матур зур келәм чиктем. Шушы яшемә җитеп, кибеттән сатып алган халатларым бик аз, барысы да үзем теккән. Урын-җир җәймәләре, тәрәзә челтәрләре дә, заман таләпләренә туры китереп, үзем теккәнгә күңелне җылыта. Берничә ел элек, урамда бер ханымның шәлен карадым да, үзем дә шәл бәйли башладым. Апа-сеңелләргә, кызыма, кызымның кызына, үземә, ике кодагыема, киленемә, җиңгигә, таныш-белешләргә һ.б. бүләк иттем. Шуларның барысын да санап карасам -36 шәл бәйләгәнмен! Күңелең белән тартылып тормасаң, эшләгән эшең тормышта кулланылмаса, бүләкләреңә сөенүче булмаса - кул эшен эшләүнең мәгънәсе юктыр.
Шарфларны җепләр сатып алган кибетләрдә карап кайтып, үземчә үзгәртеп, барлыгы 22не бәйләдем. «Галактика» җебеннән шарф, кофта гына түгел, күлмәк бәйләп, аны сеңлемнең улы Марсель туена Азнакайга киеп кайттым.
Узган җәй үземә алсу төстә эшләпә бәйләдем кояшлы кызу көннәрдә кияргә, матурлыгына кайвакыт үзем дә сокланып куям. Шул эшләпәдән соң, ак җептән ир-атлар өчен җәй кияргә кәләпүшләр дә бәйләдем.
Күптән түгел нечкә атлас тасма кулланып чигелгән чәчәкләр бәйләме күрдем дә, тырыска салынган ак чәчәкләр чигеп, пыялалы рамкага урнаштырдым. Төрледән-төрле 19 тырыс чиктем.
Кибеттән чигү үрнәкләре сатып алып, «крестик» белән чигелгән 13 эшемне рамнарга тарттырып куйдым. Күптәнге хыялымны тормышка ашыра башладым - «Аллаһ» дип язылган шәмаил чигәм.
Кул эшләремнең барысын җыеп, бүгенге көндә музей оештырырга була: алар барысы да матур, үзем уйлап чыгарган һәм беркемдә дә юк. Һәрбер кул эшемне кабатланмаслык зәвыклы итеп башкарам, чөнки алар - беркем ишетмәгән серләрем һәм тормышка ашачак хыялларым чагылышы.
Мәгъфирә САЛИХОВА,
58нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: