Туган як

Хикмәтле шәмаилләр сере

Мин чишмәләргә бай якта - Чирмешән төбәгендәге Иске Кади авылында үстем. Борынгылыкны туган нигеземдә үк тойдым. Тамбур белән чигелгән кашагалар, чүпләмле эскәтерләр, әбиләрем үз куллары белән бизәп чиккән аяк чолгаулары, кызыл башлы тастымаллар - элек-электән һөнәрчелекне үз иткән әбиләрем-бабайларым тормышына ямь биреп торган. Әнием кияүгә чыкканда тастымал-сөлгеләрне үз куллары белән...

Мин чишмәләргә бай якта - Чирмешән төбәгендәге Иске Кади авылында үстем. Борынгылыкны туган нигеземдә үк тойдым. Тамбур белән чигелгән кашагалар, чүпләмле эскәтерләр, әбиләрем үз куллары белән бизәп чиккән аяк чолгаулары, кызыл башлы тастымаллар - элек-электән һөнәрчелекне үз иткән әбиләрем-бабайларым тормышына ямь биреп торган. Әнием кияүгә чыкканда тастымал-сөлгеләрне үз куллары белән кичләрен утырып чиккәнен хәзер дә искә төшереп сөйләргә ярата. Сөйләргә генә түгел хәзергә хәтле төрле мендәр тышларына без кайткан саен чигү үрнәкләре төшертеп кала. Әнием - Баһман кызы Хаҗия, аңа 2 мартта 80 яшь тулды, әле хәзер дә сарык йоныннан бияләйләр, оекбашлар бәйли, тегә-чигә, шуңа да аннан калышмаска тырышабыз.
Без мәктәптә укыган вакытта хезмәт дәресләре алып барыла иде (укытучы Рәйсә Сөнгатулловна). Кемнәр тегәргә өйрәнә, кемнәр бәйләргә, кемнәр чигәргә. Шул вакытта мин чигү үрнәкләре белән кызыксына башладым. Укытучыбыз ярдәме белән иң беренче чигешем - мәчет. Минем эшемне әнием дә бик хуплады, ул да өйдә нинди үрнәкләр җиңелрәк чигелгәнен күрсәтә, аңлата һәм чигеш сайларга булыша башлады.
Мәктәптән соң Түбән Камага килеп педагогия училищесында белем алгач, 42нче бакчада тәрбияче булып эшли башладым. Кияүгә чыгып, кызым белән декрет ялында утырганда, ныклап торып чигү белән мавыгып киттем. Башта кулъяулыклар чигеп карадым, кечкенә мендәр тышлары, бәләкәй юрган тышлары. Күңел үсә, чиккән әйберләр матур булып килеп чыга, шуннан зур мендәр тышлары чигә башладым. Дусларыма бик ошый иде, мин инде аларга туган көннәргә, бәйрәмнәргә бүләк итә идем.
Алдымда гаҗәеп дөнья ачылды - мавыктыргыч тирән мәгънәле, нәфис дини әдәбиятебез булган икән бит безнең. Борынгы әдәбият белән кызыксынып киткәч, әлбәттә, каллиграфия җәүһәрләре гашыйк итте. Мөхәммәд Хуҗа Сәидов шәмаилләре үрнәгендә, үзем дә кулымны күнектерергә, зиһенемне нурландырырга тотындым.
Гарәп хәрефләре белән язылган ул шәмаилләрдә - Коръән аятьләре, догалар башлангычы. Хәзерге вакытта, ял көннәрендә гаиләбез белән бергәләп иҗат итәбез: ирем - бик оста сызымчы, ул үрнәкләрне сызарга һәм материалларны рамкага урнаштырырга булыша; кызым Рилия (медицина колледжының 2нче курсында белем ала), рәссам буларак, хәрефләрне тукымага төшерә; 20нче мәктәпнең 1нче классында укучы җиде яшьлек улыбыз Рашат исә җепләр сайларга, әзерләшергә атлыгып тора. Бергәләп бик тиз эшлибез.
Бер шәмаилне дустыма бүләк иткән идем, ихластан шатланды һәм, иң гаҗәбе, тормышы яхшы якка үзгәрде. Шуннан чыгып, гарәп каллиграфиясе белән чигелгән шәмаилләрнең гаилә тотрык-лылыгында әһәмияте зур икән, дигән нәтиҗә ясадым.
Чигүле кулъяулыклар, мендәр тышлары һәм шәмаилләр - үз табышларым, ачышларым, йөрәк җылым. Тагын бер хыялым бар: түбәтәйләр тегү һәм чигү.
Рәхилә КОРБАНГАЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: