Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Гүзәл затлар машиналарда ярышачак

Елның-елында машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи» конкурсы уздыру шәһәребездә күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 28 июльдә булачак.

ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылучы әлеге бәйгедә руль артына утырып «корыч айгыр»ларын иярләгән гүзәл затлар автомобильне фигуралы йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча көч сынашачак. Ярышларның «Минем автомобилем» дигән этабында конкурсантлар үзләренең машиналары турында сөйләп, техниканы ни дәрәҗәдә белүләрен дә күрсәтәчәкләр. 
«Автоледи-2018» конкурсында «В» категориясенә ия машина йөртүче хатын-кызлар катнаша. Яшь буенча чикләүләр юк. 
Конкурста катнашырга теләкләре булучылар гаризаларын 27 июльгә кадәр gibdd_nk@mail.ru электрон адресына яки ЮХИДИ бүлегенә – Студентлар урамының 25а йортындагы 309 нчы, 312 нче кабинетларга да тапшыра алалар. Телефоннар: 39-15-51, 39-16-50. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев