Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Гомуми конкурсны уздыру көне мәгълүм

НТР телерадиокомпаниясе 2018 елның беренче яртысы өчен газетага язылучыларга өч газета арасында өч олы бүләк (БАКЧА ӨЧЕН ТЕПЛИЦА, САНАТОРИЙГА ЮЛЛАМА һәм СТОМАТОЛОГИЯ КАБИНЕТЫНА СЕРТИФИКАТ) уйнатылачак конкурсның көнен һәм шартларын билгеләде. Ул 7 февральдә 15.00 сәгатьтә НТР бинасында (Химиклар урамы, 64а йорт) булачак. Мәгълүм булганча, «Туган як»-ның үз редакциясе эчендә конкурс...

НТР телерадиокомпаниясе 2018 елның беренче яртысы өчен газетага язылучыларга өч газета арасында өч олы бүләк (БАКЧА ӨЧЕН ТЕПЛИЦА, САНАТОРИЙГА ЮЛЛАМА һәм СТОМАТОЛОГИЯ КАБИНЕТЫНА СЕРТИФИКАТ) уйнатылачак конкурсның көнен һәм шартларын билгеләде. Ул 7 февральдә 15.00 сәгатьтә НТР бинасында (Химиклар урамы, 64а йорт) булачак.
Мәгълүм булганча, «Туган як»-ның үз редакциясе эчендә конкурс уздырылып, анда катнашырга теләк белдергән 150ләп кешедән 46сы төрле призларга ия булган иде. 7 февральдәге өч олы бүләк уйнатыла торган конкурста, әлеге исемлеккә кертелеп тә приз чыкмаган кешеләр генә тагын катнашачак. Моны конкурс комиссиясе шулай хәл итте. Димәк, Яңа елга кадәр купоннарын редакциягә китереп яки гыйнвар аенда язылып исемлеккә кертелеп тә, редакция эчендә үткәрелгән конкурста бернәрсә дә отмаган язылучыларыбызның гына конкурста катнашу хокукы саклана.
Бу конкурс шул ягы белән үзенчәлекле: призлар ягъни аларга ия булу турындагы сертификатлар конкурс барышында ук ияләренә тапшырылачак. Шуңа күрә, исемлеккә кертелеп, эчке конкурста приз алмаган кешеләрнең үзләре килүе шарт. Моның өчен конкурс башланырга ун-унбиш минут алдан килергә, конкурс комиссиясендәге төп исемлектән тикшертеп, уйнату барабанына салыначак билетларга исем-фамилияләрегезне яздыртырга кирәк. Һәм өч газетадан («Туган як», «Нижнекамская правда», «Нижнекамское время») катнашучылар исемнәре язылган барлык шушы билетларны бөтереп, катнашучыларның күз алдында ук, призлар уйнатыла торган барабанга салачаклар. 2018 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу турындагы квитанциягезне һәм паспортыгызны үзегез белән алып килергә онытмагыз.
Ә без, «Туган як» газетасы коллективы, конкурста катнашучы үзебезнең газетага язылучыларга, тугрылыклы яраткан җанатарларыгыз булып, чын күңелебездән уңышлар теләп торырбыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев