Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

«Гөнаһ шомлыгына каршы...»

«Маҗаралы Яңа ел» конкурсына

Моннан дистә еллап элек, Яңа ел төнендә, минем белән бик кызыклы хәл булган иде. Кремль курантлары сугарга берәр сәгать чамасы вакыт калгач, баҗай шалтыратты. Әйдә, Яңа елны сездә каршылыйбыз, ди. Иске авыздан – яңа сүз, дигәндәй, без инде хатын белән бу кичне үзебез генә үткәрергә җыенган идек. Баҗайны әйтер идем... үзенә чакырмый, «Сездә» ди. Бәйрәмне алданрак каршылый башлаган ахыры. Авызына аракы кермәгән булса, Яңа ел алдыннан гына өеннән чыгып китәргә уйлар идеме?! Юк, килмәгез, дип әйтеп булмый бит. Хатын да: «Кунаклар өчен аерым әзерләнмәсәк тә, бар булганы – табында», – дип ризалашты.
Бәйрәм кичендә такси тотулар ай-һай! Ярый әле мин эчәргә өлгермәгән идем. Баҗайларны алырга машина белән үзем киттем. Ә алар шәһәрнең икенче башында яши. Хатын: «Тәүлек әйләнәсе эшли торган берәр кибеткә кереп, өстәлгә кәнфит-прәнник шикелле  әйбер дә ал әле», – дип, артымнан кычкырып калды.
Киттем. Баҗайларга барышлый, юлдагы бер кибеткә тукталдым. Машинаны ачкыч белән бикләдем дә (ул чакта сигнализацияле ачкычым юк иде), кибеткә кереп, кәнфит-прәнник алып, тиз генә әйләнеп тә чыктым. Гөнаһ шомлыгына каршы, ачкыч «брелок»тан ычкынып, төшеп калган. Мин аның ничек, кая төшкәнен сизмәдем дә. Карны актаргалап, күпме генә эзләсәм дә, ачкыч табылмады. Өстәвенә, телефоным да машина салонында калган. Баҗайларга ерак, өйгә аннан да ераграк.
Тик барыбер, кире борылып өйгә кайтырга туры килде. Җәяүләп, әлбәттә...
Мин ул елны Кремль курантлары сукканда, шампан шәрабе күтәреп, Яңа елны каршылый алмадым. Машинаның алмаш ачкычын алырга җәяүләп кайтып кергәндә, хатын борчылып беткән, елап та алган иде. Дистәләгән мәртәбә телефоныма шалтыратып та, алучы булмагач, аны да аңларга була. Баҗайлар да борчылган, билгеле...
Ул чакта хәлләр еларлык булса да, һәр Яңа ел төнендә без аны искә алып, көлешәбез. Әнә шундый маҗаралы хәлгә тап булган идем.

Рәфыйк Фәсхетдинов,
пенсионер

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X