Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Гөмбәләр, җәнлекләр дөньясы

Әнием, Мамадыш ягы кызы Елизавета Павловнаның безгә кием-салым бәй-ләгәнен күреп, кечкенә чагымда үзем дә шулай матур итеп һәм тиз бәйләргә кызыга идем. Түбән Кама кызы мин. Кул эшләре белән ныклап торып, кызым Аленаны карап декрет ялында утырганда шөгыльләнә башладым. Ул бүгенге көндә 20нче мәктәпнең 2а классында укый. Ә үзем 42нче...

Әнием, Мамадыш ягы кызы Елизавета Павловнаның безгә кием-салым бәй-ләгәнен күреп, кечкенә чагымда үзем дә шулай матур итеп һәм тиз бәйләргә кызыга идем. Түбән Кама кызы мин.
Кул эшләре белән ныклап торып, кызым Аленаны карап декрет ялында утырганда шөгыльләнә башладым. Ул бүгенге көндә 20нче мәктәпнең 2а классында укый.
Ә үзем 42нче бакчада тәрбияче булып эшлим. Бакча балаларына дидактик уен өчен, ыргак белән гөмбәләр бәйләдем. Шулар ярдәмендә, балаларны гөмбәләрнең кайсылары - ашарга яраклы, кайсылары юк икәнен танырга өйрәтәбез.
Төркемдәге балалар белән бергәләп тә, рәсемнәр, аппликацияләр ясыйбыз. Әкият сюжетларын кулланып, матур-матур картиналар да ясап куябыз. Ел билгесе булган сарык сурәтен дә үзебез ясадык. Кар бабай сынын исә ак җепләрдән үреп ясадык, башындагы чиләк өчен зәңгәр төстәге җеп сайладык. Яңа ел бәйрәме рухы өстәлсен өчен, муенына «мишура» урадык. Чәчәкләр ясап, вазага утыртып куйдык. Бакча балалары белән эшләгән ул сыннар, сурәтләр, бәлки, артык гади булып тоеладыр. Әмма сабыйларның үз куллары белән тотып ясаган һәр кул эше минем өчен бик кадерле.
«Күңелем бизәге» конкурсында катнашырга җыенганда, «Туган як»ның юбилей кичәсендә оештырылачак күргәзмә-сату өчен махсус бер гөмбә бәйләп китердем.
Ул күргәзмәдәге кул эшләрен, авыру Камиләне дәвау өчен кем күпме акчасын кызганмый - шул хакка сатып алырлык итеп оештырсагыз иде. Авыру кызчыкка ярдәм йөзеннән, үз күңел җылысы салынган бәйләм, чигү һ.б. әйберен беркем дә кызганмас, дип уйлыйм.
Надежда ЧАТАНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X