Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Флерага сокланабыз

«Күңелем бизәге» конкурсында, авылдашыбыз Флераны да күрәсебез килә. Түбән Уратма авылында, моннан 45 ел (1970 елда) элек, көн белән төн тигезләшкән 21 мартта Флера исемле сабый дөньяга килә. Язмыш аның үзенә дә, әнисенә дә сынауны өеп бирә: кызчык аяклары белән җиргә басып йөри дә, яшьтәшләре кебек уйный да, җырлый һәм...

«Күңелем бизәге» конкурсында, авылдашыбыз Флераны да күрәсебез килә.
Түбән Уратма авылында, моннан 45 ел (1970 елда) элек, көн белән төн тигезләшкән 21 мартта Флера исемле сабый дөньяга килә. Язмыш аның үзенә дә, әнисенә дә сынауны өеп бирә: кызчык аяклары белән җиргә басып йөри дә, яшьтәшләре кебек уйный да, җырлый һәм бии дә алмый.
Мәктәп еллары да аның өйдә узды. Укытучылар аны өенә йөреп укыттылар. Шулай булса да, ул үзендә яшәргә һәм иҗат итәргә көч, дәрт таба. Балачактан ук I группа инвалид Флераның хәзерге көндә дә төп ярдәмчесе - Мәүлидә апа. Ул - сабыр һәм тыйнак ана, үзенең күңел җылысы белән, кызы Флерага көч биреп, ярдәм итеп яши.
Флера үзенең күңелендәге рухи байлыкны шигъри юлларга да сала. Аның шигырьләрен күз яшьләрсез укып булмый. Флера -
чын иҗат кешесе, ул чиккән-бәйләгән пар аккошлар, Буратино белән Мальвина һ.б. бик күп курчаклар сокландыргыч. Аның күңел матурлыгы күчкән бәйләм һәм чигүле әйбер-кара күп кенә авылдашларыбызның өйләрен бизи.
Флерада булган ихтыяр көче - дөньяда яшәүнең чын үрнәге. Чөнки күзләре начар күрсә дә, утырып торуы бик авыр булса да, бәйләм тотканда һәрбер күзәнәкне авырлык белән генә җыя алса да - күңелен төшерми, тоткан эшен азагына кадәр җиткерә. Сау-сәламәт кешеләрнең дә бик сирәге генә булдыра ала торган бу эшкә һәм, гомумән, яшәүгә мәхәббәте сүрелми Флүрәнең. Киресенчә, тирә-яктагыларга көч биреп, аларны сокландырып яши.
Аңа иҗади уңышлар һәм «Күңелем бизәге»ндә җиңеп чыгуын телибез.
Ләйлә ӘГЪЗАМОВА.
Түбән Уратма китапханәчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев