Туган як

Экологлар дип йөртәбез үзебезне

Башкортстанның Югары Тәтешле район үзәгендәге мәктәптә 1нче класстан ук редколлегиядә рәссам булдым. Ун класстан соң, училищеда агачка уеп бизәкләү белгечлегенә өйрәндем. «Агыйдел» фабрикасында мастер булып эшләү өчен әзерләделәр безне... Түбән Камада 1983 елдан бирле яшим. Оешмаларда - рәссам-бизәүче, ательеда - чигүче, балалар техник иҗаты үзәгендә өстәмә белем педагогы булып та...

Башкортстанның Югары Тәтешле район үзәгендәге мәктәптә 1нче класстан ук редколлегиядә рәссам булдым. Ун класстан соң, училищеда агачка уеп бизәкләү белгечлегенә өйрәндем. «Агыйдел» фабрикасында мастер булып эшләү өчен әзерләделәр безне...
Түбән Камада 1983 елдан бирле яшим. Оешмаларда - рәссам-бизәүче, ательеда - чигүче, балалар техник иҗаты үзәгендә өстәмә белем педагогы булып та эшләдем. Укучыларны желатинга катырылган тукымадан - чәчәкләр, бисердан әйбер ясарга өйрәттем. Чаллы педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамладым.
«Милосердие» үзәгендә ял итүчеләргә, хезмәт терапиясе аша, җуелган функцияләрен торгызырга булышабыз. Дәвланучыларны көнкүрештә кирәк булырдай шөгыльгә өйрәтәм. Анда бер ял иткәннәр, соңыннан да шул үзәктәге махсус клубка йөреп, кул эшенә өйрәнүләрен дәвам иттерәләр (татар һәм рус телләрендә аңлатабыз). Кемгәдер бер ай да җитә өйрәнергә, бер ияләшкәннәр яртышар ел йөриләр. Аңа теләсә кем килә ала
(тел.: 43-43-50). Кешеләр чүплеккә ташлый торган буш шешәләргә, чүп-чарга саный торган әйбергә җан өрүче экологлар дип йөртәбез ул клубтагылар үзебезне. Газетадан кәрҗиннәр ясарга өйрәтәм, пластик шешәдән - чәчкәләр. Шәлләр һәм чәчкәләр дә бәйлибез.
Шәһәр музеенда дүрт мәр-тәбә шәхси күргәзмәм булды. «Милосердие»гә йөргән өйрән-чекләрем белән дә анда бер күргәзмә оештырдык. Чаллыдагы фестивальдә дә катнашам, Сабантуй һ.б. шәһәркүләм бәйрәмнәрдән дә читтә калмыйм. Чакырганда, китапханәләрдә халык өчен мас-тер-класслар да уздырам.
23 апрельдә «Туган як» бәйрәменә килүчеләр өчен дә мастер-класс уздырачакмын.
Галия ПЕТРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: