Туган як

Чигү дөньяларны оныттыра

Яшь чагым Мамадыш районындагы Соколка авылында узса да, үзем Шәңгәлче кызы. Үзем дә, ирем Гасыйм да (без инде 36 ел бергә) Соколкадагы елга портында эшләдек. Әти-әни картайгач, аларны карарга Шәңгәлче авылына әйләнеп кайттык. Тегү, бәйләү белән шөгыльләнергә яратмасам да, чигү чиккәндә дөньяларымны онытам. Кияүгә чыкканчы, дус кызларым белән кич утырырга...

Яшь чагым Мамадыш районындагы Соколка авылында узса да, үзем Шәңгәлче кызы. Үзем дә, ирем Гасыйм да (без инде 36 ел бергә) Соколкадагы елга портында эшләдек. Әти-әни картайгач, аларны карарга Шәңгәлче авылына әйләнеп кайттык.
Тегү, бәйләү белән шөгыльләнергә яратмасам да, чигү чиккәндә дөньяларымны онытам. Кияүгә чыкканчы, дус кызларым белән кич утырырга җыела, кул эшләре дә тота идек. Кияүгә чыгарга да бирнәне үзем әзерләдем. Чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, пәрдәләр һәм намазлыкларымны әле дә матур хатирә итеп саклыйм. Кулъяулыкларны да бик күп чиктем заманында. Армиягә киткән егетләрнең барысына да чиккән кулъяулык бирә идем.
Яшь барган саен чигү белән күп утырып булмый, күзләр тиз арый. Тик шулай да, яраткан шөгылемне ташламыйм. Шәһәргә килгән саен, базардан төрле-төрле җепләр алмыйча кайтканым юк. Әле бу араларда гына да мендәр тышы чигә башладым.
Мөсәллимә ӘХМӘТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: