Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Чәй яны — гаилә җаны

«Сюрприз»лы чәй

Җырлап утыручы самовардан башка чәй эчүне күз алдына да китереп тә булмый торган заманалар бар иде. Күңелне күтәреп, пары бөркеп торган самовар өстәлгә менеп кунаклауга, бөтен гаилә җыелып әнием пешергән тәмле камыр ризыклары белән сыйланып, табын артына утыра идек. Әтием-әнием, ике абыем, үзем, энем, еш кына күрше апалар, иптәшләребез дә керә, шулай сөйләшеп-гөрләшеп ял көннәрендә чәй эчәбез. Безнең төбәктә шикәрнең юк вакыты — дефицит товар. Әниемнең ике апасы Түбән Тагил шәһәрендә яшәде. Алар безгә бу татлы ризыкны еш кына посылка итеп салып җибәреп тордылар. Эре шакмаклы шикәрне ваклап ватып савытларга тутырып куя иде әнием. Мондый рәхәт күмәк чәй эчү традициягә әверелеп, озак еллар шулай дәвам итте. Аннан самовар урынына акрынлап чәйнекләр кулланышка керде. 

Балачак хатирәләренең якты истәлеге булып бер вакыйга хәтердә калган. Самовардан чәй эчкән шул вакытларны сагыныпмы, үзебезчә бәйрәм рухы бирергә теләпме, мин җиденче сыйныфка күчкән бала, дус кызым белән әнинең туган көненә — 15 августта бүләк ясарга уйладык. Зур самоварга су салып ишегалдында куеп җибәрдек. Йомыркалар юып, аларны да суына пешерергә куйдык. Ләкин ул кабынып китәргә бер дә ашыкмады. Олылардан күргәнебез булгандыр инде, итек белән һава да өрдереп карадык, һич кенә дә кабызып җибәрә алмадык. Аптырагач, уйлаштык та, тоттык да канистрдан аз гына бензин агызып алып салдык. Самоварыбыз гөжләп кайный башлады. Әни эштән кайтуга табын әзерләдек, бәрәңгебез дә пешеп чыкты. Самовар да өстәлгә менеп утырды. Гаилә белән тәмләп чәй эчеп әнине котларга җыендык. Шулай матур каршы алуыбызга әни бик сөенде. Самовар борыныннан су агызып, чәй ясап алларыбызга куйды. Шулвакыт өстәл артындагыларның чырайлары сытылды, чөнки чәй тәмсез иде.

Йомыркаларны да ашый алмадык, бензин тәме сеңгәнгә, тавыкларга да биреп булмады. Күрәсең, без самоварны кабызып җибәргәндә аны ялгыш суга да төшергәнбез. Кәефебез кырылды, мин елап ук җибәрдем. Югыйсә, әнинең туган көненә үзебезчә тырыштык бит, чын «сюрприз» булды инде бу! Әни һәрвакытта да әни булып кала шул! Безне мактап, рәхмәтләрен әйтте, берни сиздермәде. Бәйрәм тантанасы бозылмады, газ өстендә кайнаган гади чәйнектән чәй эчүебезне дәвам иттек. Алай да икенче көнне әни ипләп кенә самоварга бензин салырга ярамаганын, ялкын үрләп пожар чыгарга, үзебезгә дә зыян килергә мөмкин булганын аңлатты. Әнинең 42 яшьлек туган көне шулай кызыклы узды, олыгайгач та шул турыда сөйләшеп, сагынып, истәлекләрне барлап утыра идек.
Рузалия Гәрәева

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев