Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Чәй яны – гаилә җаны!

Матур гадәт иде...

Чәй диюгә, минем дә күңел түрендә балачак хатирәләре яңарды әле. Исегездәме, татарларда элек-электән ерактан кайткан туганнарны “чәйгә дәшү” дигән матур гадәт яшәде. Бер елны әнинең туганнары ире, балалары белән кунакка кайтты. Китәсе көнгә “Круглое поле” станциясенә озатырга күрше авылдан машина яллаганнар. Нәкъ шушы көнне апаларның кайтканын соңрак ишеткән туган кереп, боларны чәйгә дәште бит! Безнең халык кунакчыл бит ул, чәй табыны янына ашын да пешерә, бәлешен дә өлгертә. Туганнар да чәй табыны янында шактый озак утырдылар, күрше авылдан килгән шофер аларны көтеп җиткерә алмыйча, ачуланып, авылына кайтып китте.  Апалар тагын бер атна авылда калдылар.

Икенче очракны да язып китим әле: бер елны авылыбызга килгән кое бораулаучыларны безгә фатирга керттеләр. Миннән хәйран гына олы апам кызык итеп, аларның чәйләренә тоз сала иде. Егетләр руслар, алар татарча, әни русча белми. Чәйне кабып карыйлар да, аптырап әнигә карыйлар. Тик тозлы чәй эчсәләр дә, әле юллары безнең авыл аша үткәндә әнигә сары каплы, фил төшерелгән чәй кертми калмыйлар иде.

Рәсимә Набиуллина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев